©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

أَمِنَ الْحَسَنَاتِ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ؟ قَالَ - Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

أَمِنَ الْحَسَنَاتِ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ؟ قَالَ

:

هِيَ أَفْضَلُ الْحَسَنَاتِ

«Берәр начарлык эшләсәң, аның артыннан ук шул на-чарлыкны сөртерлек яхшылык кыл». Мин: «Әлеге яхшы эшләргә: «Аллаһыдан башка илаһ юк» дип әйтү керәме?» – дип сорадым. Пәйгамбәр: «Бу – аларның иң яхшысы», – дип җавап бирде».

2. Җирдә кеше Аллаһ хөрмәтләгән хәлифә булып то-ра.

Аллаһы Тәгалә кешене яратканнан соң аңа хисапсыз нигъмәтләр биргән. Ул кешеләрдән пәйгамбәрләр сайлап куйган, аларга күктән вәхи иңдергән. Шуның белән кеше-ләргә бәхеткә илтүче юлларны күрсәткән. Ул Үзенә генә гыйбадәт кылырга, Аннан башка беркемгә да табынмаска, Ул боерганны үтәргә, тыйганнан тыелырга, яхшылыклар кылырга, начарлыкны туктатырга ашыгырга боерган. Шу-лай ук, Аллаһ һәр кешене гомуми кешелек бәхете өчен ты-рышырга, мөнәсәбәтләрнең мәхәббәт, үзара ярдәм, кар-дәшлеккә нигезләнгән булуына чакырган. Болар ярдәмен-дә кеше уңышка ирешә, ә гомумән кешеләр ике дөньяда да бәхет табачаклар. Нәтиҗәдә, кеше җирдәге мактаулы хә-лифлеккә киләчәк. Ул хәлифлеккә хәтта Аллаһыга иң якын фәрештәләр дә ирешә алмаган. Аллаһы Тәгалә әйт-кән: 

وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلائِكَةِ اسْجُدُوا لآدَمَ فَسَجَدُوا 

«Без фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» – дидек. Бөтенесе дә сәҗдә кылдылар».186

3. Үзгәрмәс нәсыйхәт

Әлеге ике сәхабә безгә шундый гүзәл бүләк калдыр-ганнар. Ул бүләк аларның Пәйгамбәр галәйһиссәләм авы-зыннан ишеткән сүзләре. Бәлки ул киңәш башта алар ике-се өчен генә булгандыр. Әмма соңыннан ул бөтен өммәт өчен нәсыйхәткә әверелгән. Чөнки бу киңәш үз эченә зур файданы туплаган, ул ике дөнья бәхетенә дә илтә ала. Әлеге нәсыйхәттә Аллаһының хаклары искә алына, бәндә хаклары вәгъдә ителә.

4. Тәкъвалык котылуга илтә.

Әлеге нәсыйхәт этәргән иң әһәмиятле нәрсә – тәкъва-лык. Чөнки бөтен яхшылык, теләсә нинди бозыклыктан котылу шуннан гыйбарәт. Шул киңәшкә иярү нәтиҗәсен-дә кешеләр Аллаһының ярдәменә хаклы булалар. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

إِنَّ اللَّهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوْا وَالَّذِينَ هُمْ مُحْسِنُونَ 

«Дөрес-лектә, Аллаһ тәкъвалар һәм изге гамәл кылучылар белән бергә».187

Моның өчен Ул киң ризык һәм авырлыклардан коты-лу вәгъдә иткән: 

وَمَنْ يَتَّقِ اللَّهَ يَجْعَلْ لَهُ مَخْرَجًا

.

وَيَرْزُقْهُ مِنْ حَيْثُ لا يَحْتَسِبُ 

«Аллаһыдан куркучыга Ул чыгу юлын күрсәтәчәк һәм көтмәгән җирдән ризык бирәчәк».188

Шул сәбәпле Ул аны дошманнарыннан саклаячак. Ал-лаһы Тәгалә әйткән: 

وَإِنْ تَصْبِرُوا وَتَتَّقُوا لا يَضُرُّكُمْ كَيْدُهُمْ شَيْئًا 

«Сез сабыр һәм тәкъва булсагыз, аларның хәйләләре сезгә зарар китермәс».189

Аллаһы Тәгалә тәкъваларга Үзенең рәхмәтенә өмет-ләнү хокукын биргән: 

وَرَحْمَتِي وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ فَسَأَكْتُبُهَا لِلَّذِينَ يَتَّقُونَ 

«... Минем рәхмәтем бөтен нәрсәне үз эченә ала. Мин аны тәкъваларга бирәчәкмен...»190

Аллаһы Тәгалә Үзеннән куркырга боерган. Куркучы-ны гафу итәчәген әйткән: 

هُوَ أَهْلُ التَّقْوَى وَأَهْلُ الْمَغْفِرَةِ 

«Ул Үзеннән курку тиешле һәм Ул Үзе гафу итүче Зат».191

Ахирәттә Аллаһ тәкъваларны Үзенә якын урынга ур-наштырачак: 

إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّاتٍ وَنَهَرٍ

.

فِي مَقْعَدِ صِدْقٍ عِنْدَ مَلِيكٍ مُقْتَدِرٍ 

«Дөреслектә, тәкъвалар бакча һәм елга эчендә, Кодрәтле Хуҗа каршында хак мәҗлестә булачаклар».192

Тәкъвалыкның күркәмлеге һәм нәтиҗәләре турында сөйләүче бик күп аять һәм хәдис бар. Моңа аптырарга да кирәкми. Чөнки тәкъвалык пәйгамбәрләр һәм илчеләр юлы. Аллаһы Тәгаләт әйткән: 

أُولَئِكَ الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ فَبِهُدَاهُمُ اقْتَدِهِ 

«Алар – Аллаһ туры юлдан алып баручылар, аларның һи-даятенә ияр!»193

Бу – Аллаһының бөтен колларына булган киңәше. Аларны үтәүче уңышка ирешәчәк һәм отачак. Моннан баш тартучы һәлак булачак һәм югалтулар кичерәчәк. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:

وَلَقَدْ وَصَّيْنَا الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ وَإِيَّاكُمْ أَنِ اتَّقُوا اللَّهَ وَإِنْ

تَكْفُرُوا فَإِنَّ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ وَكَانَ اللَّهُ غَنِيًّا حَمِيدًا 

«Без сезгә кадәр яшәүчеләргә һәм сезгә Аллаһыдан куркырга боердык. Әгәр иман китермәсәгез, күкләрдәге һәм җирдәге нәрсәләр Аллаһыныкы бит. Аллаһ – Бай, Мактауга Лаеклы».194

5. Тәкъвалыкның хакыйкый асылы.

«Тәкъвалык» – кисәтү өчен кулланыла торган күп мәгънәле сүз. Ул Ислам алып килгән, иманга, гыйбадәткә, кешеләр белән мөгамәләгә, әхлакка бәйле булган бөтен нәрсәне үз эченә ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

لَيْسَ الْبِرَّ أَنْ تُوَلُّوا وُجُوهَكُمْ قِبَلَ الْمَشْرِقِ وَالْمَغْرِبِ وَلَكِنَّ الْبِرَّ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ وَالْمَلائِكَةِ وَالْكِتَابِ وَالنَّبِيِّينَ وَآتَى الْمَالَ عَلَى حُبِّهِ ذَوِي الْقُرْبَى وَالْيَتَامَى وَالْمَسَاكِينَ وَابْنَ السَّبِيلِ وَالسَّائِلِينَ وَفِي الرِّقَابِ وَأَقَامَ الصَّلاةَ وَآتَى الزَّكَاةَ وَالْمُوفُونَ بِعَهْدِهِمْ إِذَا عَاهَدُوا وَالصَّابِرِينَ فِي الْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ وَحِينَ الْبَأْسِ أُولَئِكَ الَّذِينَ صَدَقُوا وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُتَّقُونَ 

«Тәкъвалык сезнең көнчыгышка һәм көнбатышка юнәлүегездә түгел. Тәкъвалык Аллаһыга, Кыямәт көненә, фәрештәләргә, Китапка, пәйгамбәрләргә ышануда. Мал сөйсәң дә, аны якыннарга, ятимнәргә, мохтаҗларга, моса-фирларга, мескеннәргә, кол азат итүгә сарыф итүеңдә. Шулай ук, намаз укуыңда, зәкят түләвеңдә. Тәкъвалар ки-лешүләренә тугры калалар, мохтаҗлыкта да, бәладә дә, куркыныч вакытта да сабыр итәләр. Болар гаделләр һәм тәкъвалар».195

Шулай итеп, тәкъвалык ул гади сүз яки дәлилсез дәгъва гына түгел. Ул Аллаһыга итәгать итү һәм Аны тиң-ләмәүдән баш тарту. Безгә кадәр яшәүче тугрылыклы ке-шеләр бу сүзгә мондый аңлатма биргәннәр: тәкъва булу – Аллаһыга буйсыну, Аңа итәгатьсезлектән баш тарту, Аны истә тоту һәм онытмау, Аңа шөкер итү һәм яхшылыкның кадерен белмәүче булмау. Ул тугрылыклы кешеләр моны ачык һәм яшерен рәвештә, төрле хәлләрдә дә үтәгәннәр. Аллаһының түбәндәге чакыруына җавап кайтарганнар:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ حَقَّ تُقَاتِهِ وَلا تَمُوتُنَّ إِلاَّ وَأَنْتُمْ مُسْلِمُونَ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһыдан тиеш бул-ганча куркыгыз. Мөселман булмаган хәлдә үлмәгез!»196

6. Тәкъвалык камиллегенең галәмәте.

Аның бер галәмәте – шикле һәм хәрам белән катнаш-кан нәрсәдән баш тарту. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән: 

فَمَنِ اتَّقَى الشُّبَهَاتِ اسْتَبْرَأَ لِدِينِهِ وَعِرْضِهِ

«Шикледән баш тар-тучы үзенең динен һәм намусын саклады димәк»197

Хәрамга илтү куркынычы булганда, күп хәләлдән баш тарту да моңа керә. Хәсән Басри: «Хәрамнан куркып, күп кенә хәләлдән баш тарткан вакытта тәкъвалар үз тәкъ-валыкларын югалтмаячаклар», – дигән.

7. Тәкъвалыкның зарури шартлары.

Мөселман Аллаһының динен белмичә тәкъвалыкка тулы мәгънәдә ирешә алмаячак һәм ул үзенең нәтиҗәлә-рен китермәячәк. Чөнки кешегә Аллаһыдан ничек курка-сын белергә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّمَا يَخْشَى اللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ الْعُلَمَاءُ 

«Аллаһыдан Аның белүче бәндәләре генә курка».198

Надан кеше үзенә нәрсә эшлисен, нәрсәдән баш тар-тасын белмәгәнгә күрә, гыйлем иң яхшы гыйбадәт, җән-нәткә илтүче юл санала. Аллаһының Илчесе әйткән:

فَضْلُ الْعَالِمِ عَلَى الْعَابِدِ كَفضْلِي عَلَى أَدْنَاكُمْ

«Галим кешенең гыйбадәт кылучыдан өстенлеге ми-нем сезнең иң түбәнегездән өстенлегем кебек».199

مَنْ سَلَكَ طَرِيقًا يَلْتَمِسُ فِيهِ عِلْمًا ، سَهَّلَ اللَّهُ لَهُ بِهِ طَرِيقًا إِلَى الْجَنَّةِ

«Аллаһының гыйлемен эзләп нинди дә булса юлга ба-сучыга моның өчен җәннәт юлы җиңеләйтеләчәк».200

مَنْ يُرِدِ اللَّهُ بِهِ خَيْرًا يُفَقِّهْهُ فِي الدِّينِ

«Аллаһ кешегә яхшылык теләсә, аны дингә кертә».201

8. Тәкъва мөэмин гөнаһлары өчен тәүбә итә, изге га-мәл кылырга ашыга.

Кеше нәрсәдер онытып, яки игътибарсызлык күрсә-теп, яки шайтан вәсвәсәсенә бирелеп итәгатьсезлек күрсә-тә һәм гөнаһ кыла ала. Мондый очракларда тәкъвалык билгесе – кешенең тәүбә итәргә һәм Аллаһыдан гафу со-рарга ашыгуы. Мөэминнәрне тасвирлап, Аллаһ әйткән:

وَالَّذِينَ إِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً أَوْ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ ذَكَرُوا اللَّهَ فَاسْتَغْفَرُوا لِذُنُوبِهِمْ وَمَنْ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلاَّ اللَّهُ وَلَمْ يُصِرُّوا عَلَى مَا فَعَلُوا وَهُمْ يَعْلَمُونَ

.

أُولَئِكَ جَزَاؤُهُمْ مَغْفِرَةٌ مِنْ رَبِّهِمْ 

«Нинди булса да бозыклык кылучы яки үз-үзен рәнҗетү-че, Аллаһыны искә төшереп үз гөнаһлары өчен гафу сора-са – Аллаһыдан башка гөнаһларны кем кичерә ала? – Бо-зыклыгында нык тормаса һәм тәүбәсе кабул булачагын белсә, андыйларның әҗере Аллаһының гафу итүе була-чак».202 

إِنَّ الَّذِينَ اتَّقَوْا إِذَا مَسَّهُمْ طَائِفٌ مِنَ الشَّيْطَانِ تَذَكَّرُوا فَإِذَا هُمْ مُبْصِرُونَ 

«Дөреслектә, тәкъваларга шайтан вәсвәсәсе ирешсә, алар Аллаһыны искә төшерәләр һәм бөтенесен дөрес итеп күрә башлыйлар».203

Тәүбә иткәч һәм Аллаһыдан гафу итүне сорагач, тәкъ-ва мөселман гөнаһысын йолыр өчен мөмкин кадәр изгелек кылырга ашыга. Чөнки ул Аллаһының болай дигән вәгъдә-сенә ышана: 

إِنَّ الْحَسَنَاتِ يُذْهِبْنَ السَّيِّئَاتِ 

«Дөреслектә, яхшы гамәлләр начарларын юкка чыгаралар».204

Бу рәвештә гамәл кылучы Пәйгамбәрнең түбәндәге боерыгын үти: 

أَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحَسَنَةَ تَمْحُهَا

«... начар эштән соң аны сөртерлек изге гамәл кыл...»

Итәгать нуры итәгатьсезлек караңгылыгын тарата.

Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, зәкят түләү, Ислам дәгъватын тарату, Аллаһыны искә алу кебек изге эшләр белән даими мәшгуль булу мөселманның хаталарын гафу итә. Берничә мисал китерәбез:

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ صَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا ، غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ

«Аллаһының әҗеренә ышанып һәм өметләнеп Рама-занда ураза тотучының элекке гөнаһлары гафу ителә».205 Монда кечкенә хата, кимчелекләр күз алдында тотыла.

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләренә бо-лай дигән:

أَلا أَدُلُّكُمْ عَلَى مَا يَمْحُو اللَّهُ بِهِ الْخَطَايَا وَيَرْفَعُ بِهِ الدَّرَجَاتِ؟ قَالُوا

:

بَلَى يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قَالَ

:

إِسْبَاغُ الْوُضُوءِ عَلَى الْمَكَارِهِ ، وَكَثْرَةُ

الْخُطَا إِلَى الْمَسَاجِدِ ، وَانْتِظَارُ الصَّلاةِ بَعْدَ الصَّلاةِ 

«Аллаһының нәрсә ярдәмендә хаталарны сөртүен һәм кешене югары дәрәҗәләргә күтәрүен хәбәр итимме?» Сә-хабәләр: «Әйе, Аллаһының Илчесе!» – дигәннәр. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән: «Бу – кешегә ошамаса да тәһа-рәт алу, мәчет юнәлешендә күп адымнар һәм намаздан соң икенче намазны көтеп тору».206

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ حَجَّ هَذَا الْبَيْتَ فَلَمْ يَرْفُثْ وَلَمْ يَفْسُقْ رَجَعَ كَيَوْمِ وَلَدَتْهُ أُمُّهُ

«Хатынына якынаймыйча һәм гөнаһлы эшләр эшлә-мичә бу йортка хаҗ кылучы анасы тудырган көндәге кебек булачак».207

10. Тәүбә итү – зур гөнаһлар гафу ителүнең зарури шарты.

Барлык галимнәрнең дә уртак фикере буенча, яхшы гамәлләр кечкенә гөнаһларны гафу итә. Зур гөнаһларга килгәндә, алар өчен һичшиксез тәүбә итәргә кирәк. Алла-һы Тәгалә әйткән: 

وَإِنِّي لَغَفَّارٌ لِمَنْ تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا ثُمَّ اهْتَدَى 

«Дөреслектә, Мин тәүбә итүче, иман китерүче, изге гамәл-ләр кылучы, аннары туры юлга басучыны гафу итәм».208

Әлеге очракта бәндәләрнең хакларын бозу белән бәй-ле булмаган гөнаһ күз алдында тотыла. Әгәр бу хаклар ка-раклык, ачулану, үтерү һ.б. гөнаһлар сәбәпле бозыла икән, тәүбә белән бергә кешегә тиешлесен бирергә, аларның бә-хиллеген алырга кирәк. Шул шартлар үтәлгәндә Аллаһы-ның тәүбәне кабул итәчәкә, ул гөнаһларны сөртү генә түгел, аларны изге гамәлгә әверелдерәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

إِلاَّ مَنْ تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ عَمَلاً صَالِحًا فَأُولَئِكَ يُبَدِّلُ اللَّهُ سَيِّئَاتِهِمْ حَسَنَاتٍ 

«... Тәүбә итеп, иман китереп, изге гамәлләр кылучылар-дан кала. Аллаһ андыйларның начар гамәлләрен яхшыга алыштыра...»209

Әгәр нәрсә дә булса тулысынча үтәлмәсә яки гөнаһ рәнҗетелүче тарафыннан гафу ителмәсә, тиңдәше белән түләү Кыямәт көненә кадәр кичектереләчәк.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

يَخْلُصُ الْمُؤْمِنُونَ مِنَ النَّارِ ، فَيُحْبَسُونَ عَلَى قَنْطَرَةٍ بَيْنَ الْجَنَّةِ وَالنَّارِ ، فَيُقَصُّ لِبَعْضِهِمْ مِنْ بَعْضٍ مَظَالِمُ كَانَتْ بَيْنَهُمْ فِي الدُّنْيَا ، حَتَّى إِذَا هُذِّبُوا وَنَقُوا أُذِنَ لَهُمْ فِي دُخُولِ الْجَنَّةِ

«Мөэминнәрне уттан коткарганнан соң алар җәннәт белән җәһәннәм арасындагы күпердә тоткарланачаклар. Шунда дөньядагы үзара золымнары өчен бер-берсе алдын-да хисап кылачаклар. Төзәтелгәч һәм чистарынгач, аларга җәннәткә керергә рөхсәт итәчәкләр».210

Кешенең кечкенә гөнаһлары булмаса, аның изге га-мәлләре зур гөнаһларына тәэсир итеп, аларны киметәчәк-ләр. Әгәр кеше кечкенә гөнаһ та, зур гөнаһ та кылмаган булса, Аллаһ аның әҗерен арттырачак.

11. Кешелекнең нигезендә әхлаклык ята.

Әлеге киңәшне биреп, Пәйгамбәр галәйһиссәләм без-не аерым бер кешенең һәм бөтен җәмгыятьнең хәлен тәр-типкә сала торган нәрсәгә илтә. Сүз кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу һәм аларның сиңа ничек карауларын те-ләсәң, аларга үзеңнең шулай каравың турында бара. Мон-дый очракта җәмгыятьнең һәр әгъзасы тыныч кына үзенең бурычларын үтәү белән шөгыльләнәчәк, аның эшләре тәр-типкә салыначак, хакыйкый хәзинәләр өстен чыгачак, ке-шелек чәчәк атачак.

Әхлаклык халыклар тормышында зур роль уйнаганга күрә, Ислам аңа югары урын билгели һәм аңа зур игътибар бирә. Күп хәдис һәм аятьләр кешеләрне матур әхлаклы бу-лырга чакыралар, аның яхшылыгын аңлаталар. Мисал итеп түбәндәге аятьләрне китерергә була. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

خُذِ الْعَفْوَ وَأْمُرْ بِالْعُرْفِ وَأَعْرِضْ عَنِ الْجَاهِلِينَ 

«Гафу итүгә то-тын, яхшылыкка өндә һәм наданнардан читләш!»211

ادْفَعْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ فَإِذَا الَّذِي بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَأَنَّهُ وَلِيٌّ حَمِيمٌ 

«... начарлыкка яхшылык белән җавап бир. Шул чакта синең дошманлашкан кешең якын дустың кебек булыр».212

Хәдисләргә килгәндә, бервакыт Пәйгамбәр галәйһис-сәләм әйткән:

أَلا أُخْبِرُكُمْ بِأَحَبِّكُمْ إِلَيَّ وَأَقْرَبِكُمْ مِنِّي مَجْلِسًا يَوْمَ الْقِيَامَةِ ؟ فَسَكَتَ الْقَوْمُ

فَأَعَادَهَا مَرَّتَيْنِ أَوْ ثَلاثًا ، قَالَ الْقَوْمُ

:

نَعَمْ يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قَالَ

:

أَحْسَنُكُمْ خُلُقًا

«Сезгә мин иң каты сөячәк һәм Кыямәт көнендә миңа иң якын булачак кеше турында хәбәр биримме?» Кешеләр эндәшмәгәннәр, Пәйгамбәр галәйһиссәләм соравын ике яки өч тапкыр кабатлаган. Шул чакта кешеләр: «Әйе, Ал-лаһының Илчесе», – дигәннәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ул сезнең иң яхшы холыклыгыз», – дигән.213

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай ди-гән: 

خِيَارُكُمْ أَحَاسِنُكُمْ أَخْلاقًا

«Сезнең иң яхшыгыз – иң яхшы холыклыгыз».214 

أَكْمَلُ الْمُؤْمِنِينَ إِيمَانًا أَحْسَنُهُمْ خُلُقًا

«Мөэминнәр арасында иң камил иманга ия булучы – сезнең иң яхшы холыклыгыз».215

Мисал итеп башка аять һәм хәдисләрне китерергә бу-лыр иде. Аларның барысының да асылы түбәндәге хәдис-тә чагыла: 

إِنَّمَا بُعِثْتُ لأُتَمِّمَ مَكَارِمَ الأَخْلاقِ

«Мин күркәм холык-ларны камиллеккә җиткерү өчен җибәрелдем».216

12. Яхшы әхлак тәрбияләү.

Кеше үзендә яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияләргә сә-ләтле. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мөгазгә болай дигән:

حَسِّنْ خُلُقَكَ لِلنَّاسِ

«Кешеләр белән мөнәсәбәттә яхшы холыклы бул».217

Башка риваятьтә: 

وَلْتُحْسِنْ خُلُقَكَ مَا اسْتَطَعْتَ 

«... холкың-ны булдыра алган кадәр яхшырт», – диелә. Холыкны ях-шыртуга төрле ысуллар белән ирешеп була.

Аларның иң яхшысы – Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әхлакый сыйфатларын үзеңдә булдырырга тырышу. Чөнки болай эшләргә безгә Аллаһ Үзе боерган:

لَقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ 

«Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм сезнең өчен күр-кәм үрнәк...»218

Аллаһының Илчесенең әхлак сыйфатлары шундый бөек булган, хәтта Үзенең Китабында Аллаһ болай дигән:

وَإِنَّكَ لَعَلَى خُلُقٍ عَظِيمٍ 

«... Дөреслектә, син – югары әхлаклы кеше».219

Моннан тыш, яхшы әхлак тәкъва, галим, күркәм хо-лыклы кешеләр белән аралашу, бозык бәндәләрдән чит-ләшү сәбәпле барлыкка килә.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَاصْبِرْ نَفْسَكَ مَعَ الَّذِينَ يَدْعُونَ رَبَّهُمْ بِالْغَدَاةِ وَالْعَشِيِّ يُرِيدُونَ وَجْهَهُ وَلا تَعْدُ عَيْنَاكَ عَنْهُمْ تُرِيدُ زِينَةَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَلا تُطِعْ مَنْ أَغْفَلْنَا قَلْبَهُ عَنْ ذِكْرِنَا وَاتَّبَعَ هَوَاهُ وَكَانَ أَمْرُهُ فُرُطًا 

«Раббыңа омтылып, иртән һәм кичен Аңа дога кылу-чылар белән кал. Дөнья тормышының зиннәтләренә омты-лып, алардан күзеңне алма. Күңелен Безне искә алудан га-фил иткән һәм нәфесенә ияргән кешегә буйсынма: ул аз-гынлыкның чигенә чыкты».220

13. Яхшы әхлак сыйфатларының мисаллары.

Яхшы холыклылык кардәшлекне саклау, гафу итү, башкалар бирмәсәләр дә кешеләргә матди ярдәм итүдә чагыла. Гокъбә бине Әмир Җухани сөйләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе миңа әйтте:

يَا عُقْبَةُ ، أَلا أُخْبِرُكَ بِأَفْضَلِ أَخْلاقِ أَهْلِ الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ

تَصِلُ مَنْ قَطَعَكَ وَتُعْطِي مَنْ حَرَمَكَ وَتَعْفُو عَمَّنْ ظَلَمَكَ

«Әй Гокъбә, сиңа ике дөньяда яшәүчеләрнең дә яхшы сыйфатларын хәбәр итимме? Ул синең белән кардәшлекне өзүче белән кардәшлекне саклау, сине мәхрүм итүчегә би-рү, сиңа золым кылучыны гафу итү».221

Икенче риваятьтә: 

وَتَصْفَحَ عَمَّنْ شَتَمَكَ

«Сине ачулану-чыны гафу итү», – дип әйткән.222

Яхшы холыклылыкның тагын бер галәмәте – ачык йөз, басынкылык, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу, алар турында начар уйламау, аларга зарар китермәү. Ал-лаһының Илчесе әйткән:

لا تَحْقِرَنَّ مِنَ الْمَعْرُوفِ شَيْئًا ، وَلَوْ أَنْ تَلْقَى أَخَاكَ بِوَجْهٍ طَلْقٍ

«Бернинди яхшы эшкә дә, шул исәптән кардәшеңне ачык йөз белән каршы алуга да, салкын карама».223

فَلْيُمْسِكْ عَنِ الشَّرِّ ، فَإِنَّهُ لَهُ صَدَقَةٌ

«Зарар китерүдән саклан-сын, бу аңа садака булачак».224

Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүе һәм саклавы


18

عَنْ

أَبِي

الْعَبَّاسِ

عَبْدِ

اللَّهِ

بْنِ

عَبَّاسٍ

رَضِيَ

اللَّهُ

عَنْهُمَا

قَالَ

:

كُنْتُ

خَلْفَ

النَّبِيِّ

يَوْمًا

،

فَقَالَ

:

يَا

غُلامُ

،

إِنِّي

أُعَلِّمُكَ

كَلِمَاتٍ

:

احْفَظِ

اللَّهَ

يَحْفَظْكَ

،

احْفَظِ

اللَّهَ

تَجِدْهُ

تُجَاهَكَ

،

إِذَا

سَأَلْتَ

فَاسْأَلِ

اللَّهَ

،

وَإِذَا

اسْتَعَنْتَ

فَاسْتَعِنْ

بِاللَّهِ

،

وَاعْلَمْ

أَنَّ

الأُمَّةَ

لَوِ

اجْتَمَعَتْ

عَلَى

أَنْ

يَنْفَعُوكَ

بِشَيْءٍ

،

لَمْ

يَنْفَعُوكَ

إِلاَّ

بِشَيْءٍ

قَدْ

كَتَبَهُ

اللَّهُ

لَكَ

،

وَإِنِ

اجْتَمَعُوا

عَلَى

أَنْ

يَضُرُّوكَ

بِشَيْءٍ

،

لَمْ

يَضُرُّوكَ

إِلاَّ

بِشَيْءٍ

قَدْ

كَتَبَهُ

اللَّهُ

عَلَيْكَ

،

رُفِعَتِ

الأَقْلامُ

وَجَفَّتِ

الصُّحُفُ

رَوَاهُ

التِّرْمِذِيُّ

وَقَالَ

:

حَدِيثٌ

حَسَنٌ

صَحِيحٌ

.

وَفِي

رِوَايَةِ

غَيْرِ

التِّرْمِذِيِّ

:

احْفَظِ

اللَّهَ

تَجِدْهُ

أَمَامَكَ

،

تَعَرَّفْ

إِلَى

اللَّهِ

فِي

الرَّخَاءِ

يَعْرِفْكَ

فِي

الشِّدَّةِ

،

وَاعْلَمْ

أَنَّ

مَا

أَخْطَأَكَ

لَمْ

يَكُنْ

لِيُصِيبَكَ

،

وَمَا

أَصَابَكَ

لَمْ

يَكُنْ

لِيُخْطِئَكَ

،

وَاعْلَمْ

أَنَّ

النَّصْرَ

مَعَ

الصَّبْرِ

،

وَأَنَّ

الْفَرَجَ

مَعَ

الْكَرْبِ

،

وَأَنَّ

مَعَ

الْعُسْرِ

يُسْرًا

Әбүл Габбас Габдуллаһ бине Габбас разыяллаһү ган-һү сөйләгән: «Бервакыт мин ат өстендә Пәйгамбәр галәй-һиссәләм артында утырганда ул болай диде: «Әй бала, мин сиңа берничә сүз өйрәтәм: Аллаһыны исеңдә тот һәм Ул да сине саклаячак. Аллаһыны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең. Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Ал-лаһыдан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһыга мөрәҗә-гать ит. Бел, әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа файдалы эш эшләргә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язганны гына ките-рәчәкләр. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерә-чәкләр. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә битләр кипкән ин-де».225

Икенче риваятьтә болай диелә: «Аллаһыны исеңдә тот һәм син Аны үз алдында күрерсең. Яхшы вакытта Ал-лаһыны танырга омтыл, Ул сине кайгы вакытыңда белә-чәк. Бел, синең яныңнан узып китүче нәрсә сиңа ирешергә тиеш түгел, ә сиңа ирешкән нәрсә синең яннан узып ки-тәргә тиеш түгел. Бел, сабырлык җиңүгә илтә, кайгы уры-нына шатлык, авырлык урынына җиңеллек килә».226

Хәдиснең әһәмияте

Ибне Рәҗәп: «Әлеге хәдис бөек нәсыйхәтне һәм ни-гезләрне үзенә туплый. Ул нигез диннең әһәмиятле эшлә-ре исәбенә керә» – дип яза. Галимнәрнең берсе: «Мин бу хәдис турында фикер йөрттем. Ул мине шундый тетрән-дерде, шуннан соң мин озак вакыт фикеремне туплый ал-мадым. Кызганычка каршы кешеләр бу хәдисне белмиләр һәм аның мәгънәсен тулысынча аңламыйлар».

Хәдисне аңлау

1. Пәйгамбәр галәйһиссәләм мөэминнәрнең үрнәк буының төзүгә әһәмият бирә.

Пәйгамбәр һәрвакытта да мөэминнәр, аеруча яшьләр күңеленә дөньяга дөрес караш сеңдерергә теләгән. Шуңа күрә дә, Пәйгамбәр галәйһиссәләмне тасвирлап, Аллаһы Тәгалә әйткән:

لَقَدْ جَاءَكُمْ رَسُولٌ مِنْ أَنْفُسِكُمْ عَزِيزٌ عَلَيْهِ مَا

عَنِتُّمْ حَرِيصٌ عَلَيْكُمْ بِالْمُؤْمِنِينَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ 

«Сезгә үзегездән пәйгамбәр килде Аңа сезнең авыр хәлегезне күрү кыен, ул сезгә яхшылык тели, мөэминнәргә карата ул шәфкатьле һәм мәрхәмәтле».227

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең агасының улы Габдуллаһ бине Габбас разыяллаһү ганһү аның артын-да утырганда, Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа күркәм ки-ңәшләр биргән. Алар мөселманны Аллаһының боерыкла-рын үтәргә, Аннан гына ярдәм сорарга өндәгәннәр. Мо-ның нәтиҗәсендә ул кыю һәм куркусыз булырга, гел дө-ресен сөйләргә тиеш булган. Чөнки бөтен нәрсә Аллаһ ку-лында, кешеләрнең берсе дә Аның рөхсәтеннән башка икенче берәүгә зарар яки файда китерә алмый.

2. Үзгәрмәс сүзләр һәм хикмәтле ысул.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Ибне Габбаска: 

يَا غُلامُ

«Әй бала егет)», – дип мөрәҗәгать итә. Болай эшләп ул аның фикерләр туплавын, аңа йөрәге белән омтылуын те-ли. Аннан соң: 

إِنِّي أُعَلِّمُكَ كَلِمَاتٍ

«Мин сиңа берничә сүз өйрәтәм» – ди. Чыннан да, бу берничә сүз генә, ләкин алар диннең бөек нигезләрен өйрәтәләр, акылны сафландыра-лар, ышанычны арттыралар.

3. Аллаһыны истә тот һәм Ул сине саклаячак

Аллаһының бөтен боерыкларын үтә, Ул билгеләгән чикләрдә тукта, аларга берничек тә якын килмә һәм алар-ны бозма. Аллаһ сиңа фарыз кылганны үтә, моңа салкын карама. Ул хәрам кылганнан тыел. Шул вакытта Аллаһ си-не һәм динеңне саклаганны күрерсең. Моны син генә тү-гел, синең үрнәгеңә ияргән якыннарың, балаларың, кар-дәшләрең дә күрер. Аллаһы Тәгалә әйткән:

لَهُ مُعَقِّبَاتٌ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِ يَحْفَظُونَهُ مِنْ أَمْرِ اللَّهِ 

«Мондый кешегә аның алдыннан һәм артыннан баручы, аны Аллаһ боерыгы белән саклаучы фәрештәләр куелган».228

Ягъни, Аллаһы Тәгаләнең бәндәне төрле яктан чор-нап алып, аны саклаучы фәрештәләре бар. Нәселне саклау турында Аллаһы Тәгалә әйткән: 

وَكَانَ أَبُوهُمَا صَالِحًا 

«Алар-ның аталары изге кеше иде».229

Әгәр син Аллаһыны бу дөньяда истә тотсаң, ул сине Ахирәттә истә тотачак, сине җәһәннәмнән саклаячак, киң-леге күкләргә һәм җиргә тигез булган җәннәткә кертәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَسَارِعُوا إِلَى مَغْفِرَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَوَاتُ وَالأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ 

«Раббыбызның гафуын яулап алырга һәм киңлеге күкләргә һәм җиргә тигез булган, тәкъвалар өчен әзерлән-гән җәннәткә ашыгыгыз...»230

Фәрештәләр сиңа сәлам бирәчәкләр, үзләренең ихти-рамнарын белдерәчәкләр:

هَذَا مَا تُوعَدُونَ لِكُلِّ أَوَّابٍ حَفِيظٍ

.

مَنْ خَشِيَ الرَّحْمَنَ بِالْغَيْبِ وَجَاءَ بِقَلْبٍ


?


--41.html

--46.html

--5-custodyand.html

--50.html

--55.html