©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

كَحُرْمَةِ يَوْمِكُمْ هَذَا فِي بَلَدِكُمْ هَذَا فِي شَهْرِكُمْ هَذَا - Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


كَحُرْمَةِ يَوْمِكُمْ هَذَا فِي بَلَدِكُمْ هَذَا فِي شَهْرِكُمْ هَذَا

«... дөреслектә, сезнең гомерегез дә, малыгыз да, на-мусыгыз да сезнең өчен бу илдәге бу айдагы бу көн кебек хәрам, кагылгысыз».671

Кешенең гомуми хокуклары сакланган имин мөсел-ман дәүләтендә кеше үзенең малын кемдер урлар дип ку-рыкмый, намусына кагылырлар дип борчылмый. Боларны тәэмин итәр өчен Аллаһы Тәгалә кеше үтергән яки зарар китергән өчен тиңе белән түләүне, каракның кулын кисү-не, зина кылган өчен ташлар атуны яки камчылауны бил-геләгән.

Кагылгысызлыкны саклауның камиллеген күрсәтү өчен хәтта мөселманны куркыту да тыелганын искә алу кирәк. Бервакыт сәхабәләрнең берсе икенчесенә бавын ал-ган да, тегесе курыккан. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

فَلا يَحِلُّ لِمُسْلِمٍ أَنْ يُرَوِّعَ مُسْلِمًا

«Мөселманга мөселманны хәтта куркыту да тыела».672 

لا يَأْخُذْ أَحَدُكُمْ عَصَا أَخِيهِ لاعِبًا أَوْ جَادًّا

«Кы-зык өчен дә, чынлап та, берегез дә кардәшенең хәтта тая-гын да алмасын».673 

لا يَتَنَاجَى اثْنَانِ دُونَ الثَّالِثِ فَإِنَّ ذَلِكَ يُحْزِنُهُ

«Өченче кеше булганда ике кеше яшерен әңгәмә алып бар-масын. Чөнки бу аны борчыячак».674

Әлеге хәдиснең башка риваятендә болай диелгән:

فَإِنَّ ذَلِكَ يُؤْذِي الْمُؤْمِنَ وَاللَّهُ يَكْرَهُ أَذَى الْمُؤْمِنِ

«... чөнки бу мөэминне рәнҗетәчәк. Ә Аллаһ мөэмин-не рәнҗеткәнне яратмый».

10. Бу хәдистә нәрсә турында сөйләнелә.

а) Ислам тәгълиматтан һәм гыйбадәттән генә тормый. Шулай ук, билгеле бер әхлак сыйфатлары һәм кеше ара-сындагы мөгамәләләр дә аңа керә.

б) Ислам шәригате Аллаһыны да, кешеләрне дә нәф-рәтләндерә торган сыйфатларны җинаять дип билгели

в) Ният һәм гамәл – Аллаһы Тәгалә бәндәләрен үл-чәячәк һәм хөкем итәчәк үлчәү булып тора.

г) Аллаһы Тәгаләдән куркуның чыганагы – йөрәк.

Яхшылыкның асылы турында


35

عَنْ

أَبِي

هُرَيْرَةَ

رَضِيَ

اللَّهُ

عَنْهُ

عَنِ

النَّبِيِّ

قَالَ

:

مَنْ

نَفَّسَ

عَنْ

مُؤْمِنٍ

كُرْبَةً

مِنْ

كُرَبِ

الدُّنْيَا

نَفَّسَ

اللَّهُ

عَنْهُ

كُرْبَةً

مِنْ

كُرَبِ

يَوْمِ

الْقِيَامَةِ

،

وَمَنْ

يَسَّرَ

عَلَى

مُعْسِرٍ

يَسَّرَ

اللَّهُ

عَلَيْهِ

فِي

الدُّنْيَا

وَالآخِرَةِ

،

وَاللَّهُ

فِي

عَوْنِ

الْعَبْدِ

مَا

كَانَ

الْعَبْدُ

فِي

عَوْنِ

أَخِيهِ

،

وَمَنْ

سَلَكَ

طَرِيقًا

يَلْتَمِسُ

فِيهِ

عِلْمًا

سَهَّلَ

اللَّهُ

لَهُ

بِهِ

طَرِيقًا

إِلَى

الْجَنَّةِ

،

وَمَا

اجْتَمَعَ

قَوْمٌ

فِي

بَيْتٍ

مِنْ

بُيُوتِ

اللَّهِ

يَتْلُونَ

كِتَابَ

اللَّهِ

وَيَتَدَارَسُونَهُ

بَيْنَهُمْ

،

إِلاَّ

نَزَلَتْ

عَلَيْهِمُ

السَّكِينَةُ

وَغَشِيَتْهُمُ

الرَّحْمَةُ

وَحَفَّتْهُمُ

الْمَلائِكَةُ

وَذَكَرَهُمُ

اللَّهُ

فِيمَنْ

عِنْدَهُ

،

وَمَنْ

بَطَّأَ

بِهِ

عَمَلُهُ

لَمْ

يُسْرِعْ

بِهِ

نَسَبُهُ

Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сүзләрен риваять кы-лулары буенча, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Мөэ-минне бу дөнья борчуыннан арындыручыны Аллаһ Кыя-мәт көненең бер борчуыннан арындырачак. Бурычын түли алмаучының хәлен җиңеләйтүченең хәлен Аллаһ бу дөнь-яда да, Ахирәттә дә җиңеләйтәчәк. Мөселманның гаебен яшерүченең гаебен Аллаһ бу дөньяда да, Ахирәттә дә яше-рәчәк. Бәндә кардәшенә ярдәм итүне туктатмаган вакытта Аллаһ бәндәсенә җәннәт ярдәм итәчәк. Гыйлем эзләп нин-ди булса юлга басучыга Аллаһ җәннәт юлын җиңеләйтә-чәк. Кешеләр Аллаһ йортларның берсендә бергәләп Коръ-ән уку һәм өйрәнү өчен җыелсалар, аларга һичшиксез иминлек иңәчәк, аларны рәхмәт каплаячак, фәрештәләр әйләндереп алачаклар, һәм Аллаһ Үз каршындагылар ал-дында аларны искә алачак. Гамәлләре тоткарлап кылу-чының нәсел-нәсәбе тизрәк хәрәкәт итәргә булышмаячак, ягъни ата-бабаларының дәрәҗәсе кешене бөеклеккә күтәр-мәячәк».675

Хәдиснең әһәмияте

Нәвәви: «Бу – гыйлем, хөкем, әхлак төрләрен үз эченә алучы бөек хәдис», – дигән.

Хәдисне аңлау

1. Мөселманнар – бербөтен тән.

Иман һәм Исламга нигезләнгән җәмгыятьнең әгъзала-ры бер тән кебек. Алар башкаларның хәлләренә керә белә-ләр, бер-берсенең кайгы-шатлыгын уртаклашалар. Башка-ларга шатлык килгәндә шатланалар, авыру, бәла-каза кил-гәндә борчылалар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَثَلُ الْمُؤْمِنِينَ فِي تَوَادِّهِمْ وَتَرَاحُمِهِمْ وَتَعَاطُفِهِمْ مَثَلُ الْجَسَدِ

إِذَا اشْتَكَى مِنْهُ عُضْوٌ تَدَاعَى لَهُ سَائِرُ الْجَسَدِ بِالسَّهَرِ وَالْحُمَّى

«Яратуларында, мәрхәмәт күрсәтүләрендә, бер-бер-сен кызгануларында мөэминнәр бер тәнгә тиң: аның бер әгъзасы авыртса, бөтен тән моңа йокысызлык һәм бизгәк белән җавап бирә».676

Шулай итеп, мөселманның Исламдагы кардәшләренә карата булган бурычларның берсе – аның кайгы хәсрәтен җиңеләйтүе, борчу – мәшәкатьләрен бетерүе.

2. Бу дөнья борчулары.

Дөнья тормышы авырлык һәм кайгылар белән тулы. Шуңа күрә, мөселман еш кына үзен борчый торган нәрсә-ләргә очрый, авыр хәлдә кала. Шул авырлыклардан коты-луда мөселманнар бер-берсенә ярдәм итәргә бурычлы. Монда түбәндәге очраклар күз алдында тотыла:

а) Ярдәм итү һәм золымнан коткару.

Мөселман кардәшенә карата золым кылмаска тиеш. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алу өчен бу гына җит-ми. Ул аны башкалар рәнҗетмәсен өчен дә бөтен көчен куярга бурычлы. Аллаһының Илчесе әйткән:

الْمُسْلِمُ أَخُو الْمُسْلِمِ لا يَظْلِمُهُ وَلا يُسْلِمُهُ

«Мөселман – мөселманга кардәш. Ул аны рәнҗетергә дә, аңа хыянәт итәргә дә тиеш түгел».677

Әлеге хәдиснең башка риваятендә 

وَلا يَخْذُلُهُ

«Яр-дәмсез калдырырга да тиеш түгел», – дип әйтелгән.

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм:

انْصُرْ أَخَاكَ ظَالِمًا أَوْ مَظْلُومًا ، فَقَالَ

:

رَجُلٌ

:

يَا رَسُولَ اللَّهِ ، أَنْصُرُهُ

إِذَا كَانَ مَظْلُومًا ، أَفَرَأَيْتَ إِذَا كَانَ ظَالِمًا ، كَيْفَ أَنْصُرُهُ ؟ قَالَ

:

تَحْجُزُهُ

أَوْ تَمْنَعُهُ مِنَ الظُّلْمِ فَإِنَّ ذَلِكَ نَصْرُهُ

«Рәнҗетүче булса да, рәнҗетелгән булса да, кардәше-нә ярдәм ит!» – дигән. Бер кеше: «Әй Аллаһының Илчесе, ул рәнҗетелгән булса, мин аңа ярдәм итәм, әмма рән-җетүче булса, мин аңа ничек ярдәм итим?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Син аны золым кылудан тыя аласың һәм бу аңа ярдәм булачак», – дип җавап биргән.678

Бу, бигрәк тә, кяферләр кешене дине өчен рәнҗеткән очракка карый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَإِنْ اسْتَنْصَرُوكُمْ فِي الدِّينِ فَعَلَيْكُمُ النَّصْرُ 

«Алар дин эшендә сездән ярдәм сорасалар, сез ярдәм итәргә тиеш».679

Матди яки рухи рәнҗетелү, тәненә, намусына, малы-на караган рәнҗетелү булса да, мөселманга ярдәм итәргә кирәк.

б) Әсирлектән азат итү.

Әгәр мөселман дошманнарга әсирлеккә төшсә, башка мөселманнар аны диннән аерырга тырышучы дошманнар кулыннан азат итәргә ашыгырга тиеш. Аллаһының Илчесе әйткән: 

أَطْمِعُوا الْجَائِعَ وَعُودُوا الْمَرِيضَ وَفُكُّوا الْعَانِيَ

«Ачны тук-ландырыгыз, авыруның хәлен белегез һәм әсирне азат ите-гез!»680

в) Мохтаҗ булса, бурычка акча биреп тору.

Мөселман авыр хәлгә калып, ашау-эчү, яшәү урыны, дәвалану һ.б. нәрсәләр өчен акчага мохтаҗ булырга мөм-кин. Әлеге очракта мөселманнар ярдәмгә ашыгып, аз ди-гәндә бурычка акча биреп торырга тиешләр. Риба һәм ке-шене эксплуатациләү гамәлдә булган җәмгыятьтәге кебек бәндәнең мохтаҗлыгын үз байлыгыңны арттыру өчен кул-ланырга ярамый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَأَقِيمُوا الصَّلاةَ وَآتُوا الزَّكَاةَ وَأَقْرِضُوا اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا 

«... намаз укыгыз, зәкят түләгез һәм Аллаһыга бурыч-ка бирегез!» Ягъни, Аллаһ Ахирәттә әҗер бирәчәк урын-нарга малларыгызны сарыф итегез!

مَنْ ذَا الَّذِي يُقْرِضُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا فَيُضَاعِفَهُ لَهُ أَضْعَافًا كَثِيرَةً 

«Кем Аллаһыга Ул аның өчен күп тапкыр арттырачак бурыч биреп тора?»681

Аллаһ ул кеше сарыф иткәннән дә күбрәк әҗер би-рәчәк.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ أَقْرَضَ مُسْلِمًا دِرْهَمًا مَرَّتَيْنِ كَانَ لَهُ مِثْلُ أَجْرِ أَحَدِهِمَا لَوْ تَصَدَّقَ بِهِ

«Мөселманга ике тапкыр берәр дирһәм биреп торучы, боларны садака итеп биргән кебек үк әҗер алачак».682

Моннан тыш, садака яки бурычка акча бирелүченең хәленә карап, бурычка бирүнең әҗере садака бирүченекен-нән күбрәк булырга мөмкин.

3. Кыямәт көненең борчулары.

Кыямәт көнендә кешеләргә бик күп борчулар күрергә туры киләчәк; алар үзләрен өлешчә генә булса да кот-карачак, җәннәткә керергә ярдәм итәчәк изге гамәлгә мох-таҗ булачаклар. Аллаһының Илчесе әйткән:

يَجْمَعُ اللَّهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ الأَوَّلِينَ وَالآخِرِينِ فِي صَعِيدٍ وَاحِدٍ ، فَيُسْمِعُهُمُ الدَّاعِي وَيَنْفُذُهُمُ الْبَصَرُ ، وَتَدْنُو الشَّمْسُ ، فَيَبْلُغُ النَّاسَ مِنَ الْغَمِّ وَالْكَرْبِ مَا لا يُطِيقُونَ وَمَا لا يَحْتَمِلُونَ ، فَيَقُولُ بَعْضُ النَّاسِ لِبَعْضٍ

:

أَلا تَرَوْنَ مَا أَنْتُمْ فِيهِ ؟ أَلا تَرَوْنَ مَا قَدْ بَلَغَكُمْ ؟ أَلا تَنْظُرُونَ مَنْ يَشْفَعُ لَكُمْ إِلَى رَبِّكُمْ

«Кыямәт көнендә Аллаһ беренчеләр һәм соңгыларны, сөрән салучы барсына да мөрәҗәгать итә һәм барысына да күз карашы җитә алырлык, бер калкулыкка җыячак. Кояш аларга якынаячак һәм аларны шундый кайгы һәм борчу биләп алачак, хәтта аларның моңа түзәргә хәлләре дә, са-бырлыклары да булмаячак. Шунда алар бер-берсенә: «Сез үзегезнең нинди хәлдә икәнегезне күрмисезмени? Үзегез-нең нәрсәгә ирешкәнегезне күрмисемени? Бәлки сезгә Раббыгыз алдында шәфәгать итүчене эзләргә кирәктер?» – дип әйтәчәкләр».683

Гайшә анабыз сөйләгән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем:

يُحْشَرُ النَّاسُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حُفَاةً عُرَاةً غُرْلاً قُلْتُ

:

يَا رَسُولَ اللَّهِ ،

النِّسَاءُ وَالرِّجَالُ جَمِيعًا ، يَنْظُرُ بَعْضُهُمْ إِلَى بَعْضٍ ؟ قَالَ 

:

يَا عَائِشَةُ ،

الأَمْرُ أَشَدُّ مِنْ أَنْ يَنْظُرَ بَعْضُهُمْ إِلَى بَعْضٍ

«Кыямәт көнендә кешеләр яланаяк, ялан өс һәм сөннәтләнмәгән килеш җыелачаклар». Мин: «Әй Аллаһы-ның Илчесе, хатын-кызлар да, ирләр дә бергә җыелып бер-берсенә карап торачаклармыни?» – дип сорадым». Ул: «Әй Гайшә, алар бу вакытта бер-берсенә карамаслык дә-рәҗәдә булырлар!» – дип әйтте».684

Икенче риваятьтә: 

الأَمْرُ أَشَدُّ مِنْ أَنْ يُهِمَّهُمْ ذَلِكَ

«... моңа әһәмият бирмәслек дәрәҗәдә авыр булачак», – диелгән.685

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү сүзләренә караганда, Аллаһы Тәгаләнең 

يَوْمَ يَقُومُ النَّاسُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ 

«... Ул Көндә ке-шеләр галәмнәрнең Раббысы каршына басачаклар...»,686 ди-гән аяте турында Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: 

يَقُومُ أَحَدُهُمْ فِي رَشْحِهِ إِلَى أَنْصَافِ أُذُنَيْهِ

«Аларның кайберләр колакларның яртысына кадәр үз тирләрнә батачаклар».687

Шул кайгы-хәсрәтләр эчендә булганда мөселман Ал-лаһы Тәгаләнең гаделлеген тоячак. Дөньяда яшәгән вакыт-та мөселман башкаларны борчудан коткарган булса, Ал-лаһ шунда аны әлеге эше өчен бүләкләячәк.

4. Авыр хәлдә калучының хәлен җиңеләйтү.

Инде белгәнебезчә, күп очракта авыр хәлдә калучы – бурычы булып, аны вакытында түли алмаучы ул. Бу оч-ракта мөселман аның хәлен җиңеләйтергә тиеш. Моңа ике төрле ысул белән ирешеп була:

1. Бурычны түләргә тиешле акча табу өчен бурыч би-рүче аңа өстәмә вакыт бирергә тиеш. Мондый җиңеләйтү мәҗбүри санала. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَإِنْ كَانَ ذُو عُسْرَةٍ فَنَظِرَةٌ إِلَى مَيْسَرَةٍ 

«Бурычлы авыр хәлдә булса, җиңеллек килгәнче аңа вакыт бирегез».688

2. Бурыч бирүче аның бурычын тулысынча яки өлеш-чә гафу итә ала. Яки ул бурычны аның өчен башка кеше түләргә мөмкин. Бу ысул шәригатьтә бик хуп санала һәм Аллаһ каршында югары бәяләнелә:

وَإِنْ كَانَ ذُو عُسْرَةٍ فَنَظِرَةٌ إِلَى مَيْسَرَةٍ وَأَنْ تَصَدَّقُوا خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ 

«Бурычлы авыр хәлдә булса, җиңеллек килгәнче, аңа вакыт бирегез. Ә садака бирү бурычны гафу итү) сезнең өчен яхшырак, әгәр дә сез белсәгез иде».689

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ أَنْظَرَ مُعْسِرًا أَوْ وَضَعَ عَنْهُ أَظَلَّهُ اللَّهُ فِي ظِلِّهِ

«Бурычын түли алмаучы кешенең вакытын кичекте-рүче яки аны гафу итүчене Аллаһ Үз күләгәсенә яше-рә».690 

مَنْ سَرَّهُ أَنْ يُنْجِيَهُ اللَّهُ مِنْ كُرَبِ يَوْمِ الْقِيَامَةِ فَلْيُنَفِّسْ عَنْ مُعْسِرٍ أَوْ يَضَعْ عَنْهُ

«Аллаһының Кыямәт көне борчуларыннан коткаруы шат-ландырган кеше, бурычын түли алмаучыга вакыт бирсен яки бурычын гафу итсен».691

5. Кешеләрнең хәлен җиңеләйтүгә Аллаһ иң хокуклы.

Бәндә һичшиксез байлык та, балалар да файда китер-ми торган Көнгә җитәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

الْمُلْكُ يَوْمَئِذٍ الْحَقُّ لِلرَّحْمَنِ وَكَانَ يَوْمًا عَلَى الْكَافِرِينَ عَسِيرًا 

«... ул Көнне хакыйкый хакимият Рәхимледә булачак, ә кяферләр өчен ул авыр Көн булачак».692

فَإِذَا نُقِرَ فِي النَّاقُورِ

.

فَذَلِكَ يَوْمَئِذٍ يَوْمٌ عَسِيرٌ

.

عَلَى الْكَافِرِينَ غَيْرُ يَسِيرٍ 

«Сурга өрәчәләр. Ул көн кяферләр өчен җиңел түгел, авыр булачак».693

Һичшиксез, Аллаһыга ышанмаучыга, Аңа гыйбадәт кылмаучыга, шөкер итмәүчегә ул Көн авыр булачак. Ә Ал-лаһыга ышанучыга, тиешенчә гыйбадәт кылучыга, шөкер итүчегә ул Көн җиңел булачак.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дип сөйләгән:

كَانَ رَجُلٌ يُدَايِنُ النَّاسَ فَكَانَ يَقُولُ لِفَتَاهُ

:

إِذَا أَتَيْتَ مُعْسِرًا

فَتَجَاوَزْ عَنْهُ لَعَلَّ اللَّهَ يَتَجَاوَزُ عَنِّي ، فَلَقِيَ اللَّهَ فَتَجَاوَزَ عَنْهُ

«Кешеләр әҗәткә акча биреп торучы бер кеше яшә-гән. Үзенең ялчысына ул: «Бурычын түли алмаучы кеше янына килгәч, аны гафу ит, бәлки Аллаһ безне дә гафу итәр», – дигән. Ул Аллаһыны очратканда Аллаһ чынлап та аны гафу иткән».694

حُوسِبَ رَجُلٌ مِمَّنْ كَانَ قَبْلَكُمْ فَلَمْ يُوجَدْ لَهُ مِنَ الْخَيْرِ شَيْءٌ إِلاَّ أَنَّهُ كَانَ

يُخَالِطُ النَّاسَ وَكَانَ مُوسِرًا فَكَانِ يَأْمُرُ غِلْمَانَهُ أَنْ يَتَجَاوَزُوا عَنِ الْمُعْسِرِ ،

قَالَ

:

قَالَ اللَّهُ عَزَّ وَجَلَّ

:

نَحْنُ أَحَقُّ بِذَلِكَ مِنْهُ تَجَاوَزُوا عَنْهُ

«Сезгә кадәр яшәгән бер кешегә үлгәч хисап кылган-да аның бай кеше булып, кешеләрдән аерылмавы һәм ял-чысына авыр хәлдәге кешеләрне гафу итәргә боеруыннан тыш бернинди изгелек тә кылмавы күренгән. Аллаһы Тә-галә әйткән:

إِنَّمَا كَانَ قَوْلَ الْمُؤْمِنِينَ إِذَا دُعُوا إِلَى اللَّهِ

وَرَسُولِهِ لِيَحْكُمَ بَيْنَهُمْ أَنْ يَقُولُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا 

«Гафу итәргә аңа караганда Без хаклырак бит, шулай булгач, аны гафу итик!»695

6. Итәгать итүнең үрнәкләре.

Безгә кадәр яшәүчеләр арасында үрнәк булучы кеше-ләр – беренче чиратта Пәйгамбәрнең сәхабәләре. Алар Ал-лаһы Тәгаләнең түбәндәге аятен тиешенчә аңлаганнар.

إِنَّمَا كَانَ قَوْلَ الْمُؤْمِنِينَ إِذَا دُعُوا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ

لِيَحْكُمَ بَيْنَهُمْ أَنْ يَقُولُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا وَأُوْلَئِكَ هُمْ الْمُفْلِحُونَ 

«Дөреслектә, хөкем итәр өчен Аллаһыга һәм Аның Пәйгамбәренә чырганда алар: «Без ишеттек һәм буйсын-дык!» дип кенә әйтәләр».

696

Әлеге үрнәкләр ярдәмендә без әле хәзер дә бурычын түли алмаучы кешенең хәлен җиңеләйтергә тырышабыз.

а) Бервакыт Кәгъб бине Мәлик разыяллаһү ганһү мә-чет янында Ибне Әбү Хәдрәттән бурычын түләүне таләп иткән. Алар шундый каты кычкырыша башлаганнар, бу тавышны хәтта үз өендәге Пәйгамбәр галәйһиссәләм дә ишеткән. Ул алар янына бик тиз чыккан да:

يَا كَعْبُ ، قَالَ

:

لَبَّيْكَ يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قَالَ

:

ضَعْ مِنْ دَيْنِكَ هَذَا

وَأَوْمَأَ إِلَيْهِ أَيِ الشَّطْرَ ، قَالَ

:

لَقَدْ فَعَلْتُ يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قَالَ

:

قُمْ فَاقْضِهِ

«Әй Кәгъб!» – дигән. Тегесе: «Мин синең алда, әй Ал-лаһының Илчесе», – дип әйткән. Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм: «Аңа бурычының шул кадәрен гафу ит», – дип, иша-рә белән яртысын гафу итәргә кирәклеген күрсәткән. Кәгъб: «Мин моны эшләдем инде, әй Аллаһының Илчесе», – дигән. Пәйгамбәр аннары Ибне Әбү Хәдрәдкә: «Син тор да бурычыңны түлә!» – дип әйткән.697

б) Гайшә анабыз сөйләгән: Бервакыт Аллаһының Ил-чесе үзенең ишеге янында бәхәсләшүче кешеләрнең каты тавышларын ишеткән. Аларның берсе бурычның бер өле-шен кичерүне, йомшаклык күрсәтүне сораган. Икенчесе:

أَيْنَ الْمُتَأَلِّي عَلَى اللَّهِ لا يَفْعَلُ الْمَعْرُوفَ

«Аллаһ белән ант итәм, мин алай эшләмим», – дигән. Шунда Аллаһының Илчесе алар янына чыккан да болай дип сораган: «Изгелек кылмаска Аллаһ белән ант итүче кая ул?» Әлеге кеше: «Ул мин, әй Аллаһының Илчесе, аңа үзе теләгәне булсын», – дигән.698

7. Мөселманны яшерү.

Күп хәдисләр мөселманның хаталарын яшерергә өн-диләр, аның кимчелекләрен эзләп йөрүне, кешеләр ал-дында мәсхәрә итүне тыялар. Алар исәбенә без тикшерә торган хәдис тә керә. Әмма моннан тыш та бик күп хәдис бар. Мәсәлән:

مَنْ سَتَرَ عَوْرَةَ أَخِيهِ الْمُسْلِمِ سَتَرَهُ اللَّهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَمَنْ كَشَفَ

عَوْرَةَ أَخِيهِ الْمُسْلِمِ كَشَفَ اللَّهُ عَوْرَتَهُ حَتَّى يَفْضَحَهُ بِهَا فِي بَيْتِهِ

«Мөселман кардәшенең гаебен яшерүченең Аллаһ Кыямәт көнендә гаебен яшерәчәк. Мөселман кардәшенең гаебен ачучының Аллаһ Кыямәт көнендә кимчелеген ача-чак һәм үз өендә булса да мәсхәрә итәчәк».699

Безгә кадәр яшәүчеләрнең берсе болай дигән: «Мин кимчелекләре булаган кешеләрне күрдем. Әмма алар баш-каларның кимчелекләре турында сөйләргә тотындылар да, кешеләр дә аларның кимчелекләрен сөйли башладылар. Мин кимчелекләре булган кешеләрне күрдем. Ләкин алар башкаларның кимчелекләре турында сөйләмәделәр һәм тегеләр дә боларның кимчелекләрен оныттылар».

Моннан тыш, мөселманнарның кимчелекләрен эзләр-гә омтылу – икейөзлелекнең бер чагылышы һәм иманның күңелгә ныклап урнашмавының билгесе. Бервакыт Пәй-гамбәр галәйһиссәләм мөнбәргә менгән дә, каты тавыш белән кешеләргә мөрәҗәгать иткән.

يَا مَعْشَرَ مَنْ أَسْلَمَ بِلِسَانِهِ وَلَمْ يُفْضِ الإِيمَانُ إِلَى قَلْبِهِ ، لا تُؤْذُوا الْمُسْلِمِينَ وَلا تُعَيِّرُوهُمْ وَلا تَتَّبِعُوا عَوْرَاتِهِمْ ، فَإِنَّهُ مَنْ تَتَبَّعَ عَوْرَةَ أَخِيهِ الْمُسْلِمِ تَتَبَّعَ اللَّهُ عَوْرَتَهُ ، وَمَنْ تَتَبَّعَ اللَّهُ عَوْرَتَهُ يَفْضَحْهُ وَلَوْ فِي جَوْفِ رَحْلِهِ

«Әй Исламны сүздә генә кабул итеп, иман күңеллә-ренә кадәр ирешмәгән кешеләр! Мөселманнарны рәнҗет-мәгез, аларны оялтмагыз аларның кимчелекләрен күзәтеп йөрмәгез! Чөнки Аллаһ мөселман кардәшенең кимчелек-ләрен эзләп йөрүченең кимчелекләрен эзләячәк. Ә кимче-лекләрен Аллаһ эзләгән кешене өендә генә булса да, Ал-лаһ мәсхәрә итәчәк!»700

Башка риваятьтә: 

لا تَغْتَابُوا الْمُسْلِمِينَ

«... мөселманнар-ның гайбәтен сөйләмәгез!» – дип тә әйтелгән.701

8. Гөнаһ кылучыны каплау.

Икенче кешенең гөнаһ-хатасы турында ишеткән кеше моны яшерергә тиешме, әлеге башкаларга әйтергә тиеш-ме? Бу кешеләрнең нәрсә эшләүләренә бәйле. Бу мәсьәлә-гә карашлары буенча кешеләр ике төркемгә бүленәләр:

а) Бернинди начар нәрсә дә мәгълүм булмаган кеше.

Ягъни, кешеләр элек аның бернинди хатасын да күр-мәгәннәр. Мондый кеше гаеп эш эшләсә, аны яшерергә кирәк, аның хәлен фаш итәргә дә, кешегә сөйләргә дә яра-мый. Чөнки бу гайбәт һәм бозыклык тарату булачак. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ الَّذِينَ يُحِبُّونَ أَنْ تَشِيعَ الْفَاحِشَةُ فِي الَّذِينَ آمَنُوا لَهُمْ

عَذَابٌ أَلِيمٌ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنْتُمْ لا تَعْلَمُونَ 

«Дөреслектә, иман китерүчеләр арасында бозыклык таралганны теләүчеләргә бу дөньяда һәм Ахирәттә газап-лы җәза әзерләнгән. Чөнки Аллаһ белә, ә сез белмисез».702

Галимнәр әйтүенчә, мөселманнар турында бозыклык тарату дигәндә алар җибәргән хата турында сөйләү, яки алар кылмаганны калды дип әйтү күз алдында тотыла. Аларның берсе: «Гөнаһлыларны яшерергә тырыш! Чөнки аларның гаепләрен фаш итү мөселманнарның кимчелеге булачак. Ә бөтен кимчелекне дә яшерү яхшырак», – дип әйткән.

Бу очракта «гөнаһлылар» дигәндә гөнаһлары турында беркем дә белмәгән кешеләр күз алдында тотыла.

Әмма ул кешеләрне вәгазьләргә, яхшылыкка өндәргә, начардан тыярга, туры юлда булырга чакырырга кирәк. Болай эшләү – мөселманнарның бер-берсенә карата бул-ган бурыч.

б) Кешеләр арасында үзенең кимчелекләре белән мәшһүр булган бәндә.

Монда нәрсә кылганын уйламаучы, үзе турында нәр-сә сөйләүләренә игътибар бирмәүче кеше күз алдында то-тыла. Андый кеше бозык фасыйк) булып санала. Шуңа күрә, аның турында сөйләү гаеп түгел. Кайбер вакытта, ке-шеләр аның бозыклыгыннан саклансыннар өчен, сөйләү фарыз да була. Андый бәндәләрне яшерергә ярамый, кире-сенчә, Ислам дөньясында фетнәне бетерер өчен, аларны күзәтеп йөрергә кирәк.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

وَاغْدُ يَا أُنَيْسُ إِلَى امْرَأَةِ هَذَا فَإِنِ اعْتَرَفَتْ فَارْجُمْهَا

«Әй Үнәйс, ул хатын янына бар, гаебен таныса, таш-лар атып җәзала!»703

Монда берсенең улы белән икенчесенең хатыны зина кылган ике кешенең Пәйгамбәребез хөкеменә килүе ту-рында сүз бара.

9. Хөкем чыгаруны казыйга тапшыру.

Мөселман гаеп эш кылса, аңа яшерен рәвештә Алла-һыга тәүбә итеп, шул гамәлен яшереп калдырырга тәкъ-дим ителә.

Әгәр шул гамәле белән ул казыйга мөрәҗәгать итсә һәм тәүбә итүен белдерсә, ләкин нинди гөнаһ кылуын аң-латмаса, казыйга аны сораштырмаска тәкъдим ителә. Шу-лай ук, ул әлеге кешегә гаебен яшерергә һәм, мөмкин бул-са, аны гаебен танудан тыярга тиеш.

Әнәс разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт мин Ал-лаһының Илчесе янында булганда аңа ниндидер кеше кил-де дә: «Әй Аллаһының Илчесе, мин җинаять кылдым мине аның өчен җәзала!» – диде. Әмма Пәйгамбәр галәйһис-сәләм аннан бу турыда сораштырмады. Намаз вакыты җиткәч, ул Пәйгамбәр галйһиссәләм белән намаз укыды. Аллаһының Илчесе намаз укып бетергәч, әлеге кеше аның янына килде дә: «Әй Аллаһының Илчесе, мин җинаять кылдым, мине Аллаһының Китабында әйтелгәнчә җәза-ла!» – диде. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйтте:

أَلَيْسَ قَدْ صَلَّيْتَ مَعَنَا ؟ قَالَ

:

نَعَمْ ، قَالَ

:

فَإِنَّ اللَّهَ قَدْ غَفَرَ لَكَ ذَنْبَكَ أَوْ قَالَ

:

حَدَّكَ

«Син безнең белән намаз укымадыңмыни?» Теге ке-ше: «Әйе» – диде. Пәйгамбәр: «Чынлыкта, Аллаһ синең гөнаһыңны яки... җинаятеңне) гафу итте», – дип әйтте.704

Болар барысы да хата, кечкенә гөнаһ эшләүчегә кара-та әйтелә. Белгәнебезчә, кеше күп гөнаһ кылучы буларак мәшһүр булмаса, аны яшерергә кирәк. Андый бәндәнең шул эшен казыйга җиткерергә ярамый. Болай эшләү те-ләнмәгән мәкрүһ) яки хәрам булырга мөмкин. Кечкенә гөнаһларын ачык итеп кылса, казыйга мөрәҗәгать итү ти-еш. Җәмгыятьтә иминлек һәм тәртип булсын өчен, казый аңа тиешле җәза бирәчәк.

10. Кешеләр берәүнең гөнаһ эшләгәнен күргән очрак турында.

Без алда сөйләгәннәр гөнаһ кылган яки хата җибәргән һәм эш шуның белән беткән кеше турында иде. Әмма бе-рәр кеше икенче берәүнең гөнаһ кылганын күрсә, аңа ул кешене яшерү дә, шул гамәле турында сөйләмәү дә рөхсәт ителми. Ул кеше, кулыннан килсә, үзе моңа каршы чыгар-га тиеш. Кулыннан килмәсә, хөкемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

«Начар эшне күрүче аны үз кулы белән төзәтсен...»

11. Гөнаһлы кешегә карата шәфәгать кылу.

Үзен начар яктан танытмаган, киресенчә, үзенең туг-рылыгы, гаделлеге белән мәшһүр булган кеше хата кылса, кешеләргә аны яшерергә, ул эше өчен шелтәләмәскә тәкъ-дим ителә. Кешеләргә аның файдасына шәфәгатьче бу-лырга кирәк. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

أَقِيلُوا ذَوِي الْهَيْئَاتِ الْعَثَرَاتِ إِلاَّ الْحُدُودَ

«Билгеләнгән җәзаларга худуд) карамаса, күркәм кешеләрнең хаталарын гафу итегез».705 Ягъни, үзләренең туры юлда булулары белән мәшһүр кешеләрнең кечкенә ялгышларына игътибар итмәгез.

Әгәр кеше ачык рәвештә бозыклыклар кылса һәм ке-шеләр аны начар бәндә буларак белсәләр, белгәнебезчә, аны яшерү тәкъдим ителми, ә кайчакта хәрам да була. Шу-лай булгач, мондый кеше өчен шәфәгать кылырга ярамый. Кешеләр аны танысын һәм үзе кебекләр курыксын өчен аңа тиешле җәза бирергә кирәк. Имам Мәлик: «Начар яки бозык кеше буларак мәшһүр булучыга килгәндә, мин аның өчен шәфәгать кылганнарын теләмим. Киресенчә, җәзага тартсыннар өчен аны ярдәмсез калдырырга кирәк», – дип әйткән.

12. Хакимиять кешеләренә шәфәгать белән мөрәҗә-гать итәргә ярамый.

Без сөйләгән бөтен сүзләр эшләре казый хөкеменә би-релмәгән кешегә карый. Әгәр эш казыйга тапшырылган икән, аның өчен шәфәгать кылу тыела, ә арадашчы булуы гөнаһ санала. Имам Мәлик: «Кеше башкаларга зарар ки-термәсә, бары тик хата гына җибәрсә һәм җитәкчегә тап-шырылмаган булса, аның өчен шәфәгать кылуда бернинди начарлык та юк», – дигән.

Гайшә анабыз сөйләгән: «Үз вакытында Корәеш хал-кы Бәнү Мәхзүм кабиләсеннән булган хатынның нәрсәне-дер урлавына бик борчылганнар. Алар җәза йөзеннән аның кулы киселәчәгенә кайгырганнар). Берәүләр: «Алла-һының Илчесе белән аның турында кем сөйләшә ягъни, кулын кисмәсеннәр өчен кем шәфәгать кыла)», – дигән-нәр. Үсәмә Пәйгамбәргә шәфәгать белән мөрәҗәгать ит-кәч, ул болай дигән:

أَتَشْفَعُ فِي حَدٍّ مِنْ حُدُودَ اللَّهِ ؟ ثُمَّ قَامَ فَاخْتَطَبَ ثُمَّ قَالَ

:

إِنَّمَا أَهْلَكَ الَّذِينَ قَبْلَكُمْ أَنَّهُمْ كَانُوا إِذَا سَرَقَ فِيهِمُ الشَّرِيفُ تَرَكُوهُ وَإِذَا سَرَقَ فِيهِمُ الضَّعِيفُ أَقَامُوا عَلَيْهِ الْحَدَّ ، وَأَيْمُ اللَّهِ لَوْ أَنَّ فَاطِمَةَ بِنْتَ مُحَمَّدٍ سَرَقَتْ لَقَطَعْتُ يَدَهَا

«Аллаһ билгеләгән җәзаны юк итү турында син ничек шәфәгать кыла аласың!» Аннан соң ул кешеләрне болай дип вәгазьләгән: «Дөреслектә, сезгә кадәр яшәүчеләрне хәрап иткән нәрсә танылган кеше урласа – аңа тимәү, көч-сез кеше урласа – җәзалау һәлак итте. Аллаһ белән ант итәм, әгәр Мөхәммәт кызы Фатыйма урласа, мин һичшик-сез аның да кулын чабар идем!»706

Сафвән бине Үмәййәнең япмасы югалгач, Аллаһының Илчесе каракның кулын чабарга боерган. Сафвән: «Дөрес-лектә, мин моны теләмәдем, әлеге япма аңа садака бул-сын!» – дигән. Шунда Аллаһының Илчесе әйткән:

فَهَلاَّ قَبْ

لَ أَنْ تَأْتِيَنِي بِهِ

«Син ни өчен ул эшне бу кешене миңа китергәнче эшләмәдең соң?!»707

Бервакыт Зөбәер бине Гаввам разыяллаһү ганһү ка-ракны кулыннан тотып җитәкче янына алып барырга те-ләгән кешене очраткан. Зөбәер ул каракны яклый баш-ла-ган. Әлеге кеше: «Юк, аны җитәкчегә алып барганчы җи-бәрмим», – дигән. Зөбәер: «Син аны җитәкчегә алып бар-ганнан соң Аллаһ шәфәгатьчене дә, шәфәгать кылырга рөхсәт иткән кешене дә ләгънәт кылачак», – дип әйткән.

Моның сәбәбе шуннан гыйбарәт – кешеләр шәфәгать-че һәм арадашчы булып, кешене йолып кала алсалар, бу бозыклык таралуга, гөнаһлы һәм бозык кешеләрнең өстен чыгуына китерәчәк. Шуңа күрә, бу мәсьәләдә җитәкче-ләргә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үрнәгенә ияреп, кыю-лык күрсәтергә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَلْيَحْذَرِ الَّذِينَ يُخَالِفُونَ عَنْ أَمْرِهِ أَنْ تُصِيبَهُمْ فِتْنَةٌ أَوْ يُصِيبَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ 

«Бәла яки газаплы җәза ирешмәсен өчен аның боеры-гына каршы килүчеләр саклансыннар».708

13. Махсус мәгънә.

Ибне Һәҗәр Хайтами әйткән: «Яки яшерү» дигәндә аны гөнаһ кылудан туктауга илтә торган физик яки рухи мәнфәгатьләрен кайгырту күз алдында тотылырга мөмкин. Мәсәлән, ул никахлануга мохтаҗ булса – никахланырга ярдәм итү, хезмәт хакына мохтаҗ булса – сәүдә өчен ки-рәк-ярак алырга булышу һ.б.ш.».

Пәйгамбәрнең әйткән сүзләрен бүгенге көн мөсел-маннары нәкъ шулай аңласа, бик яхшы булыр иде.

Болай эшләсәләр, алар җәмгыятьне күп бәла-казадан сакларлар иде. Бу хәл никахлаша алмау яки өйләнүшенең күп авырлыклар белән бәйле булуы сәбәпле күп егет һәм кызның шәригать хөкемнәрен бозуында яхшы чагыла. Әм-ма мөселманнар битарафлык күрсәтү сәбәпле, Исламга читтән төрле йолалар үтеп керә, күп мөселманнар макта-нуга һәм риялы гамәл кылырга омтылалар. Ә моның кор-баны саф яшьләр булачак. Аллаһының Илчесе дә яшьләр-гә игътибар бирергә боерган.

14. Мөселманнарның үзара ярдәм итешүе һәм аларга Аллаһының ярдәме.

Үзара ярдәмгә, бердәмлеккә һәм бер-берсе өчен җа-ваплылыкка нигезләнмәсә, җәмгыять беркайчан да туры юлга басмаячак. Ислам да нәкъ шуңа өндәгән. Аллаһы Тә-галә әйткән: 

وَتَعَاوَنُوا عَلَى الْبِرِّ وَالتَّقْوَى 

«Тәкъвалыкта һәм Алла-һыдан күркуда бер-берегезгә ярдәм итегез...»709

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ الْمُؤْمِنَ لِلْمُؤْمِنِ كَالْبُنْيَانِ يَشُدُّ بَعْضُهُ بَعْضًا

«Дөреслектә, бер-берсенә мөнәсәбәттә мөэминнәр өлешләре бер-берсен терәтеп торучы бинага тиң».710

Үзара ярдәм җәмгыятькә тәэсир иткәнгә күрә, ул Ал-лаһы Тәгалә каршында күркәм гамәлләр исәбенә керә, аңа башка гыйбадәтләргә бирелгән кебек үк әҗер бирелә. Ал-лаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

وَتُعِينُ الرَّجُلَ فِي دَابَّتِهِ فَتَحْمِلُهُ عَلَيْهَا أَوْ تَرْفَعُ لَهُ عَلَيْهَا مَتَاعَهُ صَدَقَةٌ

«... кешегә хайван өстенә утырырга яки хайваны өсте-нә кирәк ярагын куярга булышсаң, бу садака булачак...»711

Әнәс разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт без Ал-лаһының Илчесе белән юлда булганда безнең кайберләре-без ураза тотты, ә кайберләребез тотмады. Ураза тотмау-чылар кыюлык күрсәттеләр һәм гамәл кылдылар» Икенче риваятьтә: «... палаткалар куйдылар һәм дөяләрне эчерде-ләр...» диелә). Шунда Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай ди-де: 

ذَهَبَ الْمُفْطِرُونَ الْيَوْمَ بِالأَجْرِ

«Ураза тотмаучылар бүген барлык әҗерне алып бетерделәр». Ягъни, ураза тотучы-ларга ярдәм итү сәбәпле алар ураза тотучылар кебек үк, яки күбрәк тә әҗер алачаклар.712

Бервакыт Аллаһ Илчесенең сәхабәләре бер кешене мактап: «Без беркайчан да аның кебек кешене күрмәдек: без юлда булганда ул гел Коръән укыды, кая гына тукта-сак та, гел намазда булды», – дигәннәр. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм болай дип сораган: «Аны кирәк-ярак белән кем тәэмин итте? Дөясен кем эчерде?» Кешеләр: «Без», – ди-гәннәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Димәк, сезнең һәрбе-регез аннан яхшырак», – дип әйткән.713

Ягъни, һәрберегез Коръән һәм намаз укыган өчен шундый ук яки күбрәк әҗер алачак.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

أَفْضَلُ الأَعْمَالِ إِدْخَالُ السُّرُورِ عَلَى الْمُؤْمِنِ ، كَسَوْتَ


?


---place-des-nations-ch.html

---qaraban-tutusu-12.html

---qaraban-tutusu-17.html

---qaraban-tutusu-4.html

---qaraban-tutusu-9.html