©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

لا تُلْهِيهِمْ تِجَارَةٌ وَلا بَيْعٌ عَنْ ذِكْرِ اللَّهِ وَإِقَامِ الصَّلاةِ وَإِيتَاءِ الزَّكَاةِ يَخَافُونَ يَوْمًا تَتَقَلَّبُ فِيهِ الْقُلُوبُ وَالأَبْصَارُ


لا تُلْهِيهِمْ تِجَارَةٌ وَلا بَيْعٌ عَنْ ذِكْرِ اللَّهِ وَإِقَامِ الصَّلاةِ وَإِيتَاءِ الزَّكَاةِ يَخَافُونَ يَوْمًا تَتَقَلَّبُ فِيهِ الْقُلُوبُ وَالأَبْصَارُ

.

لِيَجْزِيَهُمُ اللَّهُ أَحْسَنَ مَا عَمِلُوا وَيَزِيدَهُمْ مِنْ فَضْلِهِ وَاللَّهُ يَرْزُقُ مَنْ يَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ 

«... Аллаһ күтәрергә рөхсәт иткән боерган) һәм Аның исеме телгә алынган өйләрендә. Ул йортларда кешеләр иртән һәм кичен Аны данлыйлар. Сәүдә аларның игъти-барын Аллаһыны искә алудан, намаз укудан һәм зәкят тү-ләүдән җәлеп итми. Әлеге кешеләр йөрәкләр һәм күзләр тетрәячәк Көннән куркалар. Аллаһ алар кылган яхшылык өчен әҗер бирүне һәм Үзенең рәхмәте белән өстәвен те-лиләр. Чөнки Аллаһ теләгән кешесенә хисапсыз ризык бирә!»758

31. Коръән – гыйбадәтнең бер төре һәм шәфәгатьче.

Әйтеп үткәнебезчә, Коръәнне уку гына да аерым бер гыйбадәт санала. Аны уку мөселманга боерылган һәм ул аның өчен әҗер алачак. Шул уку Кыямәт көнендә аның котылу чарасы һәм Аллаһының мәрхәмәтенең сәбәбе булачак. Чөнки ул Көндә Коръән үзен укучы өчен шә-фәгатьче булып киләчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَاتْلُ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنْ كِتَابِ رَبِّكَ 

«Раббыңның Китабыннан сиңа вәхи итеп бирелгәнне укы!»759

اتْلُ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنَ الْكِتَابِ وَأَقِمِ الصَّلاةَ 

«Язудан сиңа вәхи итеп бирелгәнне укы һәм намаз укы!»760

إِنَّمَا أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ رَبَّ هَذِهِ الْبَلْدَةِ الَّذِي حَرَّمَهَا وَلَهُ كُلُّ شَيْءٍ وَأُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ

مِنَ الْمُسْلِمِينَ

.

وَأَنْ أَتْلُوَ الْقُرْآنَ فَمَنِ اهْتَدَى فَإِنَّمَا يَهْتَدِي لِنَفْسِهِ وَمَنْ ضَلَّ فَقُلْ إِنَّمَا

أَنَا مِنَ الْمُنْذِرِينَ 

«Әйт: «Миңа, Ул изге дип игълан иткән, әлеге Мәккә шәһәренең Раббысына гыйбадәт кылырга гына боерылды. Бөтен нәрсә Аның кулында, ә миңа буйсынучы мөселман) булырга һәм Коръән укырга гына боерылды». Дөрес юлга басучы аңа үзе файдасы өчен басачак, берәр кеше юлдан адашса, әйт: «Мин вәгазьләүчеләрнең берсе генә».761

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

مَثَلُ الَّذِي يَقْرَأُ الْقُرْآنَ وَهُوَ حَافِظٌ لَهُ مَعَ السَّفَرَةِ الْكِرَامِ الْبَرَرَةِ ،

وَمَثَلُ الَّذِِي يَقْرَأُ وَهُوَ يَتَعَاهَدُهُ وَهُوَ عَلَيْهِ شَدِيدٌ فَلَهُ أَجْرَانِ

«Коръән укучы һәм аны яттан белүче мөхтәрәм һәм итәгатьле язучылар фәрештәләр) белән бергә булачак. Авырлыклар белән һәрвакытта да Коръән укучыга икеләтә әҗер биреләчәк».762

مَنْ قَرَأَ حَرْفًا مِنْ كِتَابِ اللَّهِ فَلَهُ بِهِ حَسَنَةٌ وَالْحَسَنَةُ بِعَشْرِ أَمْثَالِهَا ،

لا أَقُولُ الم حَرْفٌ وَلَكِنْ أَلِفٌ حَرْفٌ وَلامٌ حَرْفٌ وَمِيمٌ حَرْفٌ

«Аллаһының Китабыннан бер хәреф укучыга моның өчен бер изгелек язылачак. Һәр изгелек өчен кешегә ун мәртәбә артык әҗер биреләчәк. Мин: ««Әлиф-ләм-мим» бер хәреф дип әйтмим. Ә «Әлиф» – хәреф, «ләм» – хәреф, «мим» – хәреф» дип әйтәм».763

اقْرَؤُوا الْقُرْآنَ فَإِنَّهُ يَأْتِي يَوْمَ الْقِيَامَةِ شَفِيعًا لأَصْحَابِهِ

«Коръән укыгыз! Чөнки Кыямәт көнендә ул үзен уку-чылар өчен шәфәгатьче булып киләчәк».764

Коръән укыганны тыңлау да күркәм эш санала. Мон-нан тыш, игътибар белән Коръән тыңлау Аллаһының га-фуын яулап алырга ярдәм итә:

وَإِذَا قُرِئَ الْقُرْآنُ فَاسْتَمِعُوا لَهُ وَأَنْصِتُوا لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ 

«Коръән укысалар, сезне мәрхәмәт кылсыннар өчен, аны игътибар белән тыңлагыз».765

Менә шуңа күрә дә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәха-бәләр Коръән укыганны тыңларга яраткан.

Габдуллаһ бине Мәсгут разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте:

اقْرَأْ عَلَيَّ ، قَالَ

:

قُلْتُ

:

أَقْرَأُ عَلَيْكَ وَعَلَيْكَ أُنْزِلَ ؟ قَالَ

:

إِنِّي أَشْتَهِي أَنْ أَسْمَعَهُ مِنْ غَيْرِي ، قَالَ

:

فَقَرَأْتُ النِّسَاءَ حَتَّى بَلَغْتُ

:

فَكَيْفَ إِذَا جِئْنَا مِنْ كُلِّ أُمَّةٍ بِشَهِيدٍ وَجِئْنَا بِكَ عَلَى هَؤُلاءِ شَهِيدًا

)

قَالَ

:

لِي كُفَّ أَوْ أَمْسِكْ ، فَرَأَيْتُ عَيْنَيْهِ تَذْرِفَانِ

«Миңа Коръән укы!» Мин: «Мин ничек Коръән укыйм инде, ул бит сиңа иңгән», – дидем. Ул: «Чынлыкта, мин аны башкалардан тыңларга яратам», – дип әйтте. Мин «Ниса» сүрәсен укый башладым һәм: «Һәр өммәттән ша-һитләр китерсәләр һәм сине аларга шаһит итеп китерсәк, алар нәрсә дип әйтерләр?!»,766 дигән аятькә җиткәч, ул: «Җитәр!» – диде. Мин аның күзләрендә яшьләр күр-дем».767

32. Нур өстенә нур.

Коръән уку яки тыңлау аны аңлау, аның турында фи-керләү, итәгать итү белән булса, аның әҗере һәм файдасы арта. Бу очракта нур өстенә нур өстәлә. Болай эшләү акыл һәм Аллаһ алдында югары урын алып тору билгесе. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:

كِتَابٌ أَنْزَلْنَاهُ إِلَيْكَ مُبَارَكٌ لِيَدَّبَّرُوا آيَاتِهِ وَلِيَتَذَكَّرَ أُولُوا الأَلْبَابِ 

«Бу – аятьләр турында фикер йөртсеннәр һәм акыл-лылар өйрәнсеннәр өчен Без сиңа иңдергән изге Китап».768

Без тикшерә торган хәдис тә моңа күрсәтмә була:

وَمَا اجْتَمَعَ قَوْمٌ فِي بَيْتٍ مِنْ بَيُوتِ اللَّهِ

«... Кешеләр Аллаһының йортларының берсендә җы-елсалар...»

Әмма Аллаһыны искә алу һәм Коръән уку теләсә кай-сы урында да яхшы эш санала. Бу аеруча хатын-кызларга карый. Аларга өйдә калу һәм ирләр була торган урынга бармау яхшырак. Ә ир кешеләргә мәчеттә гыйбадәт кылу хәерлерәк. Чөнки мәчеттә Аллаһыны искә алудан игъти-барны җәлеп итүче һәм акылны батучы нәрсәләр юк

33. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәрхәмәте.

Үзенең Китабын укырга җыелган кешеләргә Аллаһ бөек рәхмәт күрсәтә. Ул аларны дүрт тапкыр бүләкли. Һәр бүләк аларның Аллаһ каршында югары урында торуларын күрсәтә.

а) «... аларга тынычлык иңә...» Бәрра бине Газиб разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт бер кеше «Кәһеф» сүрәсен укый башлаган. Ул вакытта аның ишек алдында хайваны булып, шул хайван нәрсәдәндер куркып, сикерә башлаган. Ә аннары аны томан яки болыт кебек нәрсә әйләндереп алган. Ул кеше бу турыда Пәйгамбәргә сөйлә-гәч, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

اقْرَأْ فُلانُ ، فَإِنَّهَا السَّكِينَةُ تَنَزَّلَتْ عِنْدَ الْقُرْآنَ أَوْ تَنَزَّلَتْ لِلْقُرْآنِ

«Укы, әй фәлән, чөнки бу – Коръән уку сәбәпле иңгән тынычлык».769

Әлеге тынычлык ярдәмендә йөрәк һәм җан тыныч-лана, кеше канәгатьлек кичерә, ә акыл һәм фикер йөртү ныгый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

الَّذِينَ آمَنُوا وَتَطْمَئِنُّ قُلُوبُهُمْ بِذِكْرِ اللَّهِ أَلا بِذِكْرِ اللَّهِ تَطْمَئِنُّ الْقُلُوبُ 

«... иман китергәннәр һәм Аллаһыны искә алу белән күңелләре тынычланганнар. Дөреслектә, Аллаһыны искә алу ярдәмендә күңелләр тынычлана!»770

Күңелләре Аллаһыга игътибар итмәгән һәм Аны искә алуга салкын караган кешеләр зур югалту кичерәләр. Чөн-ки бу дөньяда алар нәфрәт, борчу һәм югалту татыячак-лар, ә Ахирәттә һәлак булалар һәм җәһәннәмдә мәңге калалар! Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَنْ أَعْرَضَ عَنْ ذِكْرِي فَإِنَّ لَهُ مَعِيشَةً ضَنْكًا وَنَحْشُرُهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَعْمَى 

«Мине искә алмаучының тормышы авыр була. Кыя-мәт көнендә Без аны сукыр итеп тергезәчәкбез».771

فَوَيْلٌ لِلْقَاسِيَةِ قُلُوبُهُمْ مِنْ ذِكْرِ اللَّهِ أُولَئِكَ فِي ضَلالٍ مُبِينٍ 

«Күңелләре каты булып, Аллаһыны искә алу белән шөгыльләнмәүчеләргә кайгы. Алар ачык адашуда!»772

б) «... аларны рәхмәт каплый...»

Бервакыт Сәлмән разыяллаһү ганһү башка кешеләр белән Аллаһыны искә алганда Пәйгамбәр галәйһиссәләм алар яныннан узып барган. Ул туктаган да болай дигән:

مَا كُنْتُمْ تَقُولُونَ ؟ فَإِنِّي رَأَيْتُ الرَّحْمَةَ تَنْزِلُ عَلَيْكُمْ فَأَحْبَبْتُ أَنْ أُشَارِكَكُمْ فِيهَا

«Сез нәрсә эшлисез? Мин сезгә рәхмәт иңгәнне күрдем дә, миңа да аның бер өлеше тиюен теләдем!»773

Әлеге рәхмәт – мөэмин алырга мөмкин булган иң зур бүләк, бу тормышта тырышлык күрсәтүенең иң гүзәл мисалы: 

قُلْ بِفَضْلِ اللَّهِ وَبِرَحْمَتِهِ فَبِذَلِكَ فَلْيَفْرَحُوا هُوَ خَيْرٌ مِمَّا يَجْمَعُونَ 

«Әйт: «Аллаһының рәхмәте һәм Аның мәрхәмәте – алар моңа шатлансыннар». Бу алар җыйган нәрсәләрдән яхшы-рак».774

Әлеге рәхмәт якын булган кешеләр бәхетле. Аларның бергәләшеп Коръән укулары – изгелек кылучы булулары-ның күрсәткече. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ رَحْمَةَ اللَّهِ قَرِيبٌ مِنَ الْمُحْسِنِينَ 

«Дөреслектә, Аллаһының рәхмәте изгелек кылучыларга якын!»775

Андый кешеләр Аллаһының җәзасыннан котылалар: «Ул әйтте:

قَالَ عَذَابِي أُصِيبُ بِهِ مَنْ أَشَاءُ وَرَحْمَتِي وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ

فَسَأَكْتُبُهَا لِلَّذِينَ يَتَّقُونَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَالَّذِينَ هُمْ بِآيَاتِنَا يُؤْمِنُونَ 

«Мин газабым белән теләгән кешемне җәзалыйм. Ә Минем рәхмәтем бөтен нәрсәне үз эченә ала. Мин аны тәкъваларга, зәкят түләгәннәргә һәм Безнең аятьләргә ышанганнарга билгелим».776

в) «... аларны фәрештәләр әйләндереп алалар...»

Үсәет бине Хөдәер разыяллаһү ганһү сөйләгәнчә, бервакыт ул төнлә «Бәкара» сүрәсен укыган. Аты аның янәшәсендә бәйләнеп куелган булган. Кинәт әлеге ат хә-рәкәтләнә башлаган. Үсәет укудан туктагач, ат та тыныч-ланган. Укый башлагач, ат тагын хәрәкәтләнгән; туктагач, тынычланган. Үсәетнең улы Яхъя ат янында йоклый тор-ган булган һәм ул ат аны таптар дип курыккан да, баланы ераккарак илтеп куйган. Шул вакыт ул күзен күккә юнәл-дергән, ләкин күкне күрмәгән. Иртә белән бу хәл турында Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә сөйләгәч, ул болай дигән:

اقْرَأْ يَا ابْنَ حُضَيْرٍ ، اقْرَأْ يَا ابْنَ حُضَيْرٍ

«Укы, әй Ибне Хөдәер! Укы, әй Ибне Хөдәер!»Үсәет: «Әй Аллаһының Илчесе, мин ат Яхъяны таптар дип куркытып, укуымнан туктап башымны күтәрдем дә, ат янына килдем. Аннары күккә карадым да, шунда пәрдә кебек әйбер, шул пәрдәдә яктырткычларга охшаган нәрсә-ләр күрдем. Шуннан соң ул минем күз алдымнан югалды», – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сораган: 

وَتَدْرِي مَا ذَاكَ

«Син аның нәрсә икәнен беләсеңме?» Үсәет: «Юк», – ди-гән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

تِلْكَ الْمَلائِكَةُ دَنَتْ لِصَوْتِكَ وَلَوْ قَرَأْتَ لأَصْبَحَتْ يَنْظُرُ النَّاسُ إِلَيْهَا لا تَتَوَارَى مِنْهُمْ

«Фәрештәләр синең тавышыңа якынайганнар. Син иртәнгә кадәр укысаң, иртә белән кешеләр аларны һич-шиксез күрерләр иде һәм алар кешеләрдән качмаслар иде!»777

Шулай итеп, кешеләр Коръәнне күбрәк укыган саен, аны күбрәк фәрештә әйләндереп ала. Кешеләрне фәреш-тәләр чорнап ала икән, димәк, алар иминлектә һәм тыныч-лыкта булалар. Фәрештәләр аларны явызлык һәм кешеләр үзләренә теләмәгән нәрсәләрдән саклыйлар. Аллаһы Тәга-лә әйткән: 

لَهُ مُعَقِّبَاتٌ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِ يَحْفَظُونَهُ مِنْ أَمْرِ اللَّهِ 

«Ан-дый кешегә үзенең алдыннан һәм артыннан баручы, Алла-һының әмере буенча аны саклаучы фәрештәләр билгелән-гән».778

Әмма әлеге яхшы эшнең иң яхшы нәтиҗәсе – фәреш-тәләрнең кеше һәм Аллаһ арасында арадашчы булулары, Аллаһыга бәндә турында хәбәр җиткерүләре. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ لِلَّهِ مَلائِكَةً يَطُوفُونَ فِي الطُّرُقِ يَلْتَمِسُونَ أَهْلَ الذِّكْرِ فَإِذَا وَجَدُوا قَوْمًا يَذْكُرُونَ اللَّهَ تَنَادَوْا

:

هَلُمُّوا إِلَى حَاجَتِكُمْ ، قَالَ

:

فَيَحُفُّونَ بِأَجْنِحَتِهِمْ إِلَى السَّمَاءِ الدُّنْيَا ، قَالَ

:

فَيَسْأَلُهُمْ رَبُّهُمْ – وَهُوَ أَعْلَمُ مِنْهُمْ – مَا يَقُولُ عِبَادِي ؟ قَالُوا

:

يَقُولُونَ يُسَبِّحُونَكَ وَيُكَبِّرُونَكَ وَيَحْمَدُونَكَ وَيُمَجِّدُونَكَ ، قَالَ

:

فَيَقُولُ

:

هَلْ رَأَوْنِي ؟ قَالَ

:

فَيَقُولُونَ

:

لا وَاللَّهِ مَا رَأَوْكَ ، قَالَ

:

فَيَقُولُ

:

وَكَيْفَ لَوْ رَأَوْنِي ؟ قَالَ

:

فَيَقُولُونَ

:

لَوْ رَأَوْكَ كَانُوا أَشَدَّ لَكَ عِبَادَةً وَأَشَدَّ لَكَ تَمْجِيدًا وَتَحْمِيدًا وَأَكْثَرَ لَكَ تَسْبِيحًا ، قَالَ

:

يَقُولُ

:

فَمَا سَأَلُونِي ؟ قَالَ

:

يَسْأَلُونَكَ الْجَنَّةَ ، قَالَ

:

يَقُولُ

:

وَهَلْ رَأَوْهَا ؟ قَالَ

:

يَقُولُونَ

:

لا وَاللَّهِ يَا رَبِّ مَا رَأَوْهَا ، قَالَ

:

يَقُولُ

:

فَكَيْفَ لَوْ أَنَّهُمْ رَأَوْهَا ، قَالَ

:

يَقُولُونَ

:

لَوْ أَنَّهُمْ رَأَوْهَا كَانُوا أَشَدَّ عَلَيْهَا حِرْصًا وَأَشَدَّ لَهَا طَلَبًا وَأَعْظَمَ فِيهَا رَغْبَةً ، قَالَ

:

فَمِمَّا يَتَعَوَّذُونَ ؟ ، قَالَ

:

يَقُولُونَ

:

مِنَ النَّارِ ، قَالَ

:

يَقُولُ

:

وَهَلْ رَأَوْهَا ؟ قَالَ

:

يَقُولُونَ

:

لا وَاللَّهِ يَا رَبِّ مَا رَأَوْهَا ، قَالَ

:

يَقُولُ

:

فَكَيْفَ لَوْ رَأَوْهَا ؟ قَالَ

:

يَقُولُونَ

:

لَوْ رَأَوْهَا كَانُوا أَشَدَّ مِنْهَا فِرَارًا وَأَشَدَّ لَهَا مَخَافَةً ، قَالَ

:

فَيَقُولُ

:

فَأُشْهِدُكُمْ أَنِّي قَدْ غَفَرْتُ لَهُمْ ، قَالَ

:

يَقُولُ مَلَكٌ مِنَ الْمَلائِكَةِ

:

فِيهِمْ فُلانٌ لَيْسَ مِنْهُمْ إِنَّمَا جَاءَ لِلْحَاجَةِ ، قَالَ

:

هُمُ الْجُلَسَاءُ لا يَشْقَى بِهِمْ جَلِيسُهُمْ

«Дөреслектә, Аллаһының Аны зекер итүчеләрне эзләп юлларда йөрүче фәрештәләре бар. Алар Аллаһыны искә алучы кешеләрне очратканда: «Эзләгән нәрсәгезгә бары-гыз!» – дип әйтәләр. Алар күкнең иң түбән катына менеп, ул кешеләрне канатлары белән әйләндереп алар. Кешеләр Аллаһыны искә алудан туктагач фәрештәләр күккә аша-лар. Бөтен нәрсә турында фәрештәләрдән яхшырак белүче Аллаһ. «Минем колларым нәрсә сөйли?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Алар Сине данлыйлар, бөеклиләр, мактый-лар», – дип җавап бирәчәкләр. Шул вакытта Аллаһ: «Аларның Мине күргәннәре бармы?» – дип сораячак. Фә-рештәләр: «Юк, Аллаһ белән ант итәбез, алар Сине күр-мәделәр», – дип җавап бирәчәкләр. Шунда Аллаһ: «Ә алар Мине күрсәләр нәрсә булыр иде икән?» – диячәк. Фәреш-тәләр: «Алар Сине күрсәләр, тагын да тырышыбрак Сине бөекләр, мактар, данлар иделәр», – дип җавап бирәчәкләр. Аллаһ: «Ә алар Миннән нәрсә сорыйлар?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Алар синнән җәннәт сорыйлар», – дип җа-вап бирәчәк. Аллаһ: «Алар җәннәтне күргәннәрме соң?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Юк, Аллаһ белән ант итәбез, алар аны күрмәделәр», – дип әйтәчәкләр. Аллаһ: «Әгәр күрсәләр нәрсә булыр иде?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Күрсәләр, аны күбрәк теләр, тырышыбрак омтылыр иде-ләр», – диячәкләр. Аллаһ: «Алар нәрсәдән саклау сорый-лар?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Җәһәннәм утыннан», – диячәкләр. Аллаһ: «Алар аны күргәннәрме?» – дип сора-чак. Фәрештәләр: «Юк, Аллаһ белән ант итәбез, күрмәгән-нәр», – дип әйтәчәкләр. Аллаһ: «Алар күрсәләр нәрсә бу-лыр иде?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Күрсәләр, аннан качарга бигрәк тә тырышыр, аннан күбрәк куркыр иде-ләр», – дип җавап бирәчәкләр. Шунда Аллаһ: «Мин сезне аларны гафу иткәнлегемә шаһит итеп чакырам!» – диячәк. Фәрештәләрнең берсе: «Алар арасында алардан булмаган, үзенең хаҗәте өчен генә килгән кеше бар», – дип әйтәчәк. Аллаһ: «Алар шундый кешеләр – алар ярдәмендә иптәш-ләре авыр хәлгә төшмәячәк», – дияр.779

г) «... Аллаһ ул кешеләрне Үзенең каршында булган затлар арасында искә алачак...»

Аллаһ әйткән: 

فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ وَاشْكُرُوا لِي وَلا تَكْفُرُونِ 

«Ми-не искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын. Миңа шөкер итегез һәм Миңа шөкер итмәүчеләрдән булмагыз».780

Шулай итеп, мөэмин бәндә Раббысын искә алса, Аның Китабын укыса, аятен тыңласа, Аллаһ Тәгалә дә аны Үз дәрәҗәсе бөеклегеннән искә алачак. Әмма бу ике искә алу арасында нинди зур аерма бар! Чөнки Аллаһының ис-кә алауы – күтәрү, гафу итү, мәрхәмәт кылу, риза булу ул!

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән:

يَقُولُ اللَّهُ تَعَالَى

:

أَنَا عِنْدَ ظَنِّ عَبْدِي بِي وَأَنَا مَعَهُ إِذَا ذَكَرَنِي ، فَإِنْ ذَكَرَنِي فِي نَفْسِهِ ذَكَرْتُهُ فِي نَفْسِي ، وَإِنْ ذَكَرَنِي فِي مَلإٍ ذَكَرْتُهُ فِي مَلإٍ خَيْرٍ مِنْهُمْ ، وَإِنْ تَقَرَّبَ إِلَيَّ بِشِبْرٍ تَقَرَّبْتُ إِلَيْهِ ذِرَاعًا ، وَإِنْ تَقَرَّبَ إِلَيَّ ذِرَاعًا تَقَرَّبْتُ إِلَيْهِ بَاعًا ، وَإِنْ أَتَانِي يَمْشِي أَتَيْتُهُ هَرْوَلَةً

«Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Мин бәндәм Минем турында уйлаган рәвештә. Ул Мине искә алганда Мин аның янында булам. Ул Мине күңеленнән искә алса, Мин дә аны күңелемнән искә алам. Ул мине кешеләр алдында искә алса, Мин аны ул кешеләрдән яхшырак затлар ал-дында искә алам. Ул Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям. Ул Миңа бер терсәк якынайса, Мин аңа бер сажин якынаям. Ул миңа атлап килсә, Мин аңа каршы чабып киләм».781

Болар барысы да Аллаһының бәндәсеннән канәгать булуын, Үзенә мөрәҗәгать иткән бәндәгә тиз әҗер бирүен күрсәтә. Бер сүз белән әйткәндә, Аллаһы Тәгаләнең Кита-бына мөрәҗәгать иткән, аны өйрәнгән, гамәлдә кулланган кешенең эшләре алда булачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ الَّذِينَ يَتْلُونَ كِتَابَ اللَّهِ وَأَقَامُوا الصَّلاةَ وَأَنْفَقُوا مِمَّا رَزَقْنَاهُمْ سِرًّا وَعَلانِيَةً

يَرْجُونَ تِجَارَةً لَنْ تَبُورَ

.

لِيُوَفِّيَهُمْ أُجُورَهُمْ وَيَزِيدَهُمْ مِنْ فَضْلِهِ إِنَّهُ غَفُورٌ شَكُورٌ 

«Дөреслектә, Аллаһының Китабын укучылар, намаз укучылар, Без ризыкландырганнан яшерен һәм ачык рә-вештә садака бирүчеләр әлеге сәүдәләрендә беркайчан да торгынлык булмас дип өметләнәләр. Чөнки Ул аларга ти-ешенчә түләм һәм Үзенең рәхмәте белән өсти дә. Ул – Га-фу итүче һәм нигъмәтләр белән Түләүче».782

Әлеге кешеләргә горурлану өчен үзләре шөгыльләгән нәрсәнең үрнәге – Мөхәммәт галәйһиссәләм һәм Җәбраил фәрештә икәнен дә белү җитә. Чөнки алар икесе бергә Коръән өйрәнгәннәр.

Ибне Габбас разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Аллаһы-ның Илчесе кешеләрнең иң юмарты иде. Ә иң зур юмарт-лыкны ул Рамазнада Җәбраил белән очрашканда күрсәтә иде. Рамазанда һәр төнне Җәбраил галәйһиссәләм Мөхәм-мәт галәйһиссәләм белән очраша, аңа Коръән өйрәтә иде. Бу вакытта Аллаһының Илчесе яхшы эшкә изге җилдән дә юмартрак иде».783 Монда һәрвакыт исеп, бөтен кешегә дә файда китерә торган җил күз алдында тотыла.

Бер-берсе белән Аллаһыны искә алу өчен очрашкан һәрбер кеше шундый әҗер алачак. Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм болай дигән:

لا يَقْعُدُ قَوْمٌ يَذْكُرُونَ اللَّهَ عَزَّ وَجَلَّ إِلاَّ حَفَّتْهُمُ الْمَلائِكَةُ وَغَشِيَتْهُمُ

الرَّحْمَةُ وَنَزَلَتْ عَلَيْهِمُ السَّكِينَةُ وَذَكَرَهُمُ اللَّهُ فِيمَنْ عِنْدَهُ

«Кешеләр җыелып, Аллаһы Тәгаләне мактасалар, аларны һичшиксез фәрештәләр чорнап алачаклар, аларга тынычлык иңәчәк һәм Аллаһ аларны Үз каршындагы зат-лар янында искә алачак».784 Шулай итеп, Аллаһыны искә алучыга зур дәрәҗә күрсәтеләчәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә аны фәрештәләр каршында искә алачак.

34. Исламдагы гаделлек.

Ислам кешеләр арасындагы тигезлек кагыйдәсен бер-кеткән. Чөнки бөтен кеше дә бер җаннан яратылган. Ак белән кара кеше арасында, бер милләт белән икенчесе ара-сында бернинди аерма да юк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ اتَّقُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ نَفْسٍ وَاحِدَةٍ

وَخَلَقَ مِنْهَا زَوْجَهَا وَبَثَّ مِنْهُمَا رِجَالاً كَثِيرًا وَنِسَاءً 

«Әй кешеләр! Сезне бер кешедән яраткан, аңа үзен-нән үк хатын яраткан һәм алардан күп ир һәм хатын чы-гарган Раббыбыздан куркыгыз».785

Исламда Аллаһының гаделлеге шуннан күренә – Ул кешеләрнең бер-берсеннән артык булуының үлчәве итеп тәкъвалыкны, ә Аллаһыга якынаю юлын – Аннан курку итеп билгели. Ә нәсел-нәсәпнең дәрәҗәле булуына ул бер-нинди дә игътибар бирми. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُمْ مِنْ ذَكَرٍ وَأُنْثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا

وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِنْدَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ 

«Әй кешеләр, Без сезне ир һәм хатын итеп халык кыл-дык, һәм бер-берегезне танысын өчен, сездән тармаклар, кабиләләр кылдык. Дөреслектә, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез – Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакла-нучырагыз. Аллаһ белүче һәм һәр эшегездән хәбәрдар».786

Шулай итеп, кешенең килеп чыгышы түбән булуы аны Аллаһ каршында түбән итми. Чөнки Аллаһ әҗерне ки-леп чыгышка түгел, гамәлләргә бәйле иткән. Аллаһы Тәга-лә әйткән: 

وَلِكُلٍّ دَرَجَاتٌ مِمَّا عَمِلُوا 

«Дөньяда кылган савапла-ры вә гөнаһлары өчен Ахирәттә һәр кеше өчен җәннәтләр-дә һәм җәһәннәмдә төрле дәрәҗәләр булыр».787

Димәк, бәндә бары тик гамәлләре ярдәменә генә Раб-бысы каршында дәрәҗәгә ирешәчәк, ә нәсел-нәсәп турын-да Кыямәт көнендә беркем дә искә төшермәячәк. Чөнки барлык кешеләр дә калкулыкта торачаклар һәм бер кеше дә икенчесенә карамаячак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

فَإِذَا نُفِخَ فِي الصُّورِ فَلا أَنْسَابَ بَيْنَهُمْ يَوْمَئِذٍ وَلا يَتَسَاءَلُونَ 

«Кыямәт җитеп сурга быргы) өрелсә, ул Көндә кеше-ләр арасында файда итә торган нәсел-нәсәп булмас һәм бер-берсенең хәлләрен сорашмаслар».788

Шуңа күрә, Коръән кешеләрне нәселгә генә таянырга ярамаганын кисәтә, Пәйгамбәргә дәгъватны туганнардан башларга боера. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

وَأَنْذِرْ عَشِيرَتَكَ الأَقْرَبِينَ 

«Якыннарыңны Аллаһ газабы белән куркыт».789

Сафа тавына менеп, Пәйгамбәр болай дигән:

يَا مَعْشَرَ قُرَيْشٍ ، اشْتَرُوا أَنْفُسَكُمْ لا أُغْنِي عَنْكُمْ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا ، يَا بَنِي عَبْدِ مَنَافٍ ،

لا أُغْنِي عَنْكُمْ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا ، يَا عَبَّاسُ بْنُ عَبْدِ الْمُطَّلِبِ ، لا أُغْنِي عَنْكَ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا ، وَيَا صَفِيَّةُ عَمَّةَ رَسُولِ اللَّهِ ، لا أُغْنِي عَنْكِ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا ، وَيَا فَاطِمَةُ بِنْتَ مُحَمَّدٍ ،

سَلِينِي مَا شِئْتِ مِنْ مَالِي ، لا أُغْنِي عَنْكِ مِنَ اللَّهِ شَيْئًا

«Әй Корәеш халкы, үзегезне үзегез сатып алыгыз. Чөнки мин берничек тә сезне Аллаһының газабыннан кот-кара алмыйм! Әй Бәнү Габдемәннәф, мин сезне берничек тә Аллаһының газабыннан коткара алмыйм. Әй Габбас би-не Габделмотталиб, мин берничек тә сине Аллаһының га-забыннан коткара алмыйм! Әй Аллаһының Илчесенең апа-сы Сафия, мин берничек тә сине Аллаһының газабыннан коткара алмыйм! Әй Мөхәммәтнең кызы Фатыйма, минем малымнан нәрсә теләсәң шуны сора, ләкин мин берничек тә сине Аллаһының газабыннан коткара алмыйм!»790

35. Иман һәм гамәлләр шәфәгатьне тәэмин итә.

Кешеләр һәрвакытта да туганлык сәбәпле бер-берсенә ярдәм иткәннәр, якынайганнар. Әмма Исламның максат-ларының берсе – кешеләр арасында, иман бәйлелегеннән кала, башка бәйләнешләрне өзү. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَالْمُؤْمِنُونَ وَالْمُؤْمِنَاتُ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَاءُ بَعْضٍ يَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ

وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ وَيُقِيمُونَ الصَّلاةَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَيُطِيعُونَ

اللَّهَ وَرَسُولَهُ أُولَئِكَ سَيَرْحَمُهُمُ اللَّهُ إِنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ 

«Мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар һәм ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә, ях-шылыкка өндәрләр һәм начарлыклардан тыярлар, намаз-ларын вакытында үтәп, зәкәтләрен бирерләр һәм һәр эштә Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә итәгать итәрләр, шундый кешеләргә Аллаһ рәхимле булачак. Дөреслектә, Аллаһ – Кодрәтле һәм Хикмәтле».791

Кешеләр дини карашлар нигезендә бер-берсенә ярдәм итсәләр, Аллаһ аларга Үзенең ярдәмен, Пәйгамбәрнең шә-фәгатен бирәчәк. Иманы камилрәк булганга шәфәгать тә зуррак булачак, изгелекләр кылучыга Аллаһ якынрак бу-лачак. Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренә болай дияргә боерган: 

إِنَّ وَلِيِّيَ اللَّهُ الَّذِي نَزَّلَ الْكِتَابَ وَهُوَ يَتَوَلَّى الصَّالِحِينَ 

«Дөрес-лектә, минем Яклаучым – Китап иңдергән Аллаһ, Ул туг-рыларга ярдәм итәчәк».792

وَاللَّهُ وَلِيُّ الْمُتَّقِينَ 

«... ә Аллаһ – тәкъваларның Ярдәм-чесе».793 

وَاللَّهُ وَلِيُّ الْمُؤْمِنِينَ 

«... ә Аллаһ – мөэминнәрнең Яр-дәмчесе».794 

ذَلِكَ بِأَنَّ اللَّهَ مَوْلَى الَّذِينَ آمَنُوا وَأَنَّ الْكَافِرِينَ لا مَوْلَى لَهُمْ 

«Бу – Аллаһ мөэминнәрнең Ярдәмчесе булганга. Ә кяферләр-нең ярдәмчесе юк».795

Ә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

إِنَّ آلَ أَبِي – يَعْنِي فُلانًا – لَيْسُوا لِي بِأَوْلِيَاءَ إِنَّمَا وَلِيِّيَ اللَّهُ وَصَالِحُ الْمُؤْمِنِينَ

«Дөреслектә, фәлән кешенең гаиләсе минем ярдәмчем түгел. Минем Ярдәмчем – бары тик Аллаһ һәм тугры мөэ-миннәр генә».796

36. Бәхет, җиңү һм котылу юлы.

Әгәр, әйткәнебезчә, Аллаһ алдында югары дәрәҗәгә изге гамәлләр ярдәмендә генә ирешеп була икән, акыллы һәм саф күңелле мөселмангә шул изгелекләрне кылырга ашыгырга өметләнмәскә, түбәндәге аятьне истә тотарга кирәк: 

وَأَنْ لَيْسَ لِلإِنْسَانِ إِلاَّ مَا سَعَى 

«... кешегә ул омтылган нәрсә генә булачак...»797

Кеше Раббысы куйган шартны үтәсә, Аллаһ та Үзенең бурычын үтәячәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән:

مَنْ عَمِلَ صَالِحًا مِنْ ذَكَرٍ أَوْ أُنْثَى وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَلَنُحْيِيَنَّهُ


?


----elmi-biliklr-st-st.html

----f--r-e-l-i-g-g-a-n-d.html

----goa--24th-december-.html

----h--m-a-y-i--r.html

----hli-snn-vl-cmaat-slfi-5.html